16 август 2019 яңалыклары
-
МӘКТӘП ФОРМАСЫ: НИЧЕК САЙЛАРГА
Мәктәптә кызларга чалбар кияргә ярыймы? «Әлбәттә, ярый!», диярсең син. Тик Төмән шәһәренең бер мәктәбендә укучы кызлар өчен бу проблемага әйләнгән икән. Анда кызларга мәктәптә чалбар киюне рөхсәт итмиләр. Мәктәп директоры мондый карарны рус менталитеты белән аңлата. Шулай ук чалбарны «җенси өлгергәнлек вакытында әгъзаларны кыса» дип саный. Хәзер укучыларның ата-аналары төрле инстанцияләргә барып зарлана икән. Моның турында «360» телеканалы хәбәр итә. Татарстанда бу мәсьәләдә хәлләр ничегрәк икән соң? -
БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘГӘНДӘ, ИМИНИЯТ ПОЛИСЫ ТУРЫНДА ОНЫТМАГЫЗ!
Озакламый мәктәпкә барырга вакыт җитә. Һава торышы һәм кибет киштәләре бу турыда искәртеп тора кебек. Дәфтәрләр һәм китаплар белән беррәттән, җаваплы әти-әниләр балаларына бәхетсезлек очракларыннан иминият полисын да рәсмиләштерә. -
ФӘНИС ЯРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ
Безнең сөю яшерен хәзинәдәй Тирән казып җиргә күмелгән. Белмәсеннәр өчен өсләренә Тигез итеп туфрак сибелгән. һәм белмәс тә аны һичбер кеше, Ул күмелгән шундый тирәнгә. Өсләрендә уйный бала-чага Ауный-ауный яшел чирәмдә.