Логотип Идель
Иҗат

ЧУАР КОЛАК

1. Кәшәкә артыннан

Әй бу “кәшәкә уеннары”! Бала чагымның иң матур мизгелләре кәшәкә уеннары булып хәтеремдә калган дисәм дә ялгыш булмас. Һәрхәлдә, кыш айлары шушы уен шаукымында үтә иде. Юк-юк, кәшәкә сугу ул хоккей түгел. Шул ук ике капка, шул ук кагыйдәләр анысы... Тик... Кәшәкә уены ул — урам галәмәте. Урам бетереп, өерелеп йөгереп йөрүче малайлар уены белән хоккейның бер уртаклыгы да юк. Шайба урынына — каз күкәе кадәр генә агач туп, ә клюшканы кәшәкә алмаштыра. Бер башы кәкерерәк хәтта бераз бормаланыбрак торган агач ботагы “кәшәкә” дип йөртелә дә инде...

Кәшәкә уенында җиңү-җиңмәү күп вакытта әнә шул кәшәкә агачының нинди булуыннан тора. Әйбәт кәшәкә ярты җиңү дигән сүз. Андый кәшәкә таягы йомры тупны “учлап” эләктереп ала да, тапталып, шомарып беткән урам буйлатып, каршы капкага кадәр шудырып алып китә. Аяк буыннарың гына түзсен дә тының гына җитсен...

Кышка берничә кәшәкә агачы кирәк була. Хәтеремдә, бер кышны мин бер кәшәкә таягы белән чыктым. Иң күп туп кертүче дә мин булдым. Җан дустым Нәфисә алдында да йөзем ак иде. Бу кышта ул мине аеруча үз итте... Март кояшы урамнарны җебетә башлагач кына бу әйбәт кәшәкәмне чормага менгереп куйдым. Ул инде икенче елга ярамый. Малайлар арасында шундый сүз бар: бер кәшәкә агачын ике ел рәттән тотсаң, үсми каласың... Һәр елда яңа кәшәкә әзерләргә туры килә. Кайчакта, киләсе кыш өчен, бер ел алдан ук агачлар алып кайтып куясың. Җәй буе кибеп, җип-җиңел булып кала ул.

Мин үзем кәшәкәгә февраль ахырында чыга идем. Кырдагы кар катыбрак киткән, өстеннән җәяү йөреп була торган чак бу. Якындагы “Мулла куагы”на бер сәгать дигәндә барып җитәргә була...

Хәтеремдә, ул иртәдә кояш аеруча нурлы, балкышлы иде. Офык артындагы язны да чамаларга, тоярга мөмкин инде. Мондый кояшны “эт кояшы” диләр. Үзе суык, үзе... Яп-якты!

Этне ычкындырып тормадым. Ауга бармыйм бит мин. Ике-өч ботак чабып алам да, төшкелеккә кайтып та җитәм. Шулай да, әнкәйдән бер-ике телем ипи белән бер кабымлык ит кисәге сорап алдым. Дөнья хәлен белмәссең...

Кәшәкәгә йөрү өчен әткәй юнәтеп биргән җыйнак кына балтам бар иде. Шуны алдым. Билемә бау урадым. Шул билбауга балтамны кыстырып куйдым. Чыгып киттем.

Нигә мин боларны тәфсилләп, тәмләп сөйлим соң әле? Сөйлисем килмәгәнгә шулай сузам. Чөнки... Сөйләячәк вакыйгам ул вакытта минем яшь күңелемдә шактый авыр тәэсирләр калдырган иде.

“Мулла куагы” дигән урманга дүрт-биш чакырым ара бардыр. Тигез, шома, җем-җем килеп үзенә дәшеп торган кыр буйлап барасың да барасың... Бер эз юк, хәтта җан әсәренә бер бөртек ишарә дә юк... Дөнья белән күзгә-күз карашып, үз-үзең белән, юк ла, ниндидер бер билгесез җан хасияте белән сөйләшеп барасың... Бөтен уйлар тоем дәрәҗәсендә, күңел агымында йөгерешәләр дә йөгерешәләр... Мондый вакытта кая, нигә, ни өчен баруың да онытыла. Өй, урам, кәшәкә уены онытыла... Дөнья, табигать каршында үзеңнең никадәр көчле икәнеңне тоеп барасың. Ә бәлки... Ә бәлки киресенчәдер? Никадәр көчсез, чарасыз икәнеңне тоясыңдыр? Ул вакытта ничек булгандыр, хәзер шул халәткә кайтып уйлаганда, бу иксез-чиксез табигатьнең киңлегенә, биеклегенә, бөеклегенә шаклар катасың! Күз карашлары ерагая, хисләр, уйлар җетеләнә, күзгә күренеп, беленеп тора башлый...

Көздән сөреп калдырылган басуның кайсыдыр кәсе артыннан ук кебек атылып чыккан куян да баштарак кайсыдыр хисемнең яисә уемның, күңел ярларыннан шуып төшеп, йөгереп-чабып китүе кебек тоелды. Ләкин бу тойгы озакка бармады. Бу җан иясе артыннан чып-чын эзләр калып бара иде. Чып-чын куян иде бу! Кыр куяны. Андыйлар бездә күп. Кәшәкә сугучы авыл малайларының бүрекләре шундый куян тиресеннән тегелгән.

Шулай да бу бик сәер куян иде. Кайсы җире сәер икәнлеген генә әйтеп бетереп булмый... Тырык-тырык бераз чабып баргач, ак кыр өстендә кинәт эреп югалуы сәерме? Ниндидер шаукым галәмәте дисәң инде... Шаукым гына булса, эзләре калмас иде. Тагын шул да сәер: мин аңа игътибар итмәскә тырышам. Минем максат бүтән. Ә ул, күз күреме җирдә, үртәгән кебек, янәшәмнән бара да бара... Дөресрәге, бер ыргым чабып бара да башын калкытып карап тора, чабып бара да тагын күзәтә. Артык кызыксынучан куян булдымы, әллә карыны ачмы, берәр ярдәмгә мохтаҗмы?

Юктыр, әнә нинди йомры, таза гәүдәле ул. Колаклары да тере, төз, камыш кыягы кебек үрә баскан! Ач куянның колагы болай тырпаймый... Әһә! Колагында икән моның хикмәте! Сыңар колаклы бит бу! Дөресрәге, бер колагы китек моның! Юк... Китек тә түгел... Күк сипкелләр белән бизәлгән икән бит аның сул колагы. Шул тимгел-тимгел таплар күбәеп киткән урын ерактан китек кебек күренә... Шулай янәшә бара-бара, мин яңа танышыма “Чуар колак” дип исем дә куштым. Бераздан бу куян үзе дә, хәтта колагының чуарлыгы, “китеклеге“ дә ярыйсы гына матур булып күренә башлады... Мин аңа эчемнән генә рәхмәт тә әйттем. Берүземә бару ай-һай кыен, кыенлыктан да бигрәк, ямансу булыр иде мөгаен... Ә болай парлашып барабыз. Бер-беребездән ятсынышыбрак барсак та, бу минутта безнең җаннар, аңнар үзара аралашып, аңлашып бара кебек. Ә мин беләм: җаннар аралашкан урында ниндидер могҗизага очравыңны көт тә тор...

2. Кан хәтере

Күңелемдә ул хис уйламаган-нитмәгәндә, кинәт кенә баш калкытты, уянды, аннары үзалдына мөстәкыйль тормыш корып яши башлады... Бу хис, бу тойгы моңа кадәр миңа таныш түгел иде. Чөнки моңа кадәр миңа япан кыр уртасында куян очраганы булмады.

“Тотып алып кайтсам, бүген кич әнкәй куян итеннән тәмле аш пешерер иде, ә тиресеннән менә дигән бүрек чыгачак”, — дип уйладым мин. Шундук бил турысында кысып, җайсызлап торган балтамны барлап куйдым... Ә нигә! Шәп идея бу! Бөтен авыл шаккатачак, билләһи! “Хәмит малае балта белән куян бәреп кайткан”, — дип, бик озак сөйләячәкләр минем хакта...

Ау хисе, ау тойгысы бераздан бөтен күңелемне, зиһенемне, бөтен дөньямны биләп алды. Гүя, борынгы бабаларыбыздан күчеп килеп, йөрәк тамырларымда йокымсырап яткан бу хис, кан хәтере булып, һәр күзәнәгемнән, һәр сулышымнан һәм һәр күз карашымнан бәреп чыкты! Миндә кыргый аучы уянды... Әле яңа гына ап-ак булып балкып, җемелдәп яткан кыр өсте алсу-кызыл төскә керә башлады. Бераздан бү төс тагын да куерыбрак, җетеләнебрәк китте, бераздан, кан төсмерләре алып, ирештереп, хәтта ымсындырып тора башлады...

Мин, ике дә уйлап тормыйча, балтамны кулыма тоттым да куянга каршы киттем. Бераз чүгәләбрәк, сак-сак адымнар белән киң-киң атлап килгән адәм затын күргәч, Чуар колак, сәерсенеп, башын күтәреп карап куйды. Әмма урыныннан кузгалмады. Күпме вакыт, бер зыян салмыйча, янәшә барган кешедән явызлык көтмәгәндер шул. Ә явызлык иясе белән йөрми, ул үзалдына да яши ала икән. Мин кулымдагы балатмны ун-унбиш адымнар читтәрәк бөрешеп утырган куянга төбәп томыруымы сизми дә калдым. Ничек килеп чыкты әле бу? Бер гөнаһсыз җан иясенә кул күтәрергә ничек батырчылык иттем соң мин? Бу сорауга җавап таба алмадым. Бөтенләй икенче кеше идем инде мин.

Ау эше алай ук җиңел түгел икән. Шактый озак куып йөрдем мин корбанымны. Куян исеме генә йөртсә дә хәйләкәр булып чыкты ул. Әле бер якка, әле икенче якка ыргыла-ыргыла чабып китә дә, юри ирештергән кебек, мин әлсерәп килеп җиткәнче көтеп утыра... Ун адымлап калгач, тагын чабып китә. Балтам тия язып, тия язып калган чаклар да булды. Әмма тия язып калу исәпләнми. Куян һаман да исән-сау, әнә, мине үртәгән кебек, башын ара-тирә калкыткалап, үзе генә белгән сукмак буйлап чаба да чаба...

Шулай куыша-куыша бер сәгать тә үтте, ике сәгать тә узды. Икебез дә нык кына арыдык. Ничек кенә арысам да, ниятемнән кире кайтмадым. Еш-еш тын алып, куянга карап, бераз хәл җыеп торам да тагын кузгалам... Куянның сулышы да ешайды, ул да ешрак туктала, араны да якынрак калдыра... Ләкин мин барыбер тидерә алмыйм. Әмма туктыйсы да, тынычланасы да килми. Үзем күптән ялыктым инде бу вәхшилектән, бу чарасызлыктан. Әмма кан тамырларымда баш күтәргән сунарчы үҗәтлеген, кыргый җан хәтерен һич кенә дә баса алмыйм. Шуны искә алдым: күңелемдә бер тамчы кызгану әсәре калмаган. Үч бар, үҗәтлек җитәрлек анысы... Рәхим-шәфкать белән миһербанлыкның тамчысы да юк. Бәхиллек тә юк. Аңлау, аңлашу да юк. Гүя табигать белән минем арада ниндидер салкын һәм шыксыз стена калыккан да, шуннан яшь, әмма гөнаһлы тәнем үтеп-чыгып йөри, ә җаным һич чыга алмый, изаланып, үрсәләнеп, ап-ак кар өстендә бәргәләнеп кала...

Акылына килә алмаган бәндәсен Ходай Тәгалә кисәтә белә ул. Бу юлы да шулай булды. Ямчылы чокыры дигән урынга якынлашып килә идек инде. Чуар колаклы куяным кинәт кенә күздән юк булды да куйды. Эзе буенча киттем. Әһә, менә бу калкулыктан соң эз югала... Ниндидер аралык, бушлык та бар... Әллә?.. Аһ!..

Шунда минем белән нидер булды. Аяк астымдагы җир, дөресрәге, кар катламы калтыранып, хәтта тетрәнеп куйгандай итте, аннары бер якка шуыша башлады...

Һәм мин. таяныр әйбер тапмыйча, кулларымны як-якка болгый-болгый, әллә җир астына, әллә күккә очып төшеп киттем...

3. Тоткынлыкта

Күккә мин бик озак төштем. Бер минут, бәлки бер сәгатьтер, бер көн яисә бер гомер төшкәнмендер. “Дыңк!” итеп барып бәрелгәч кенә аңлап алдым: мин күккә түгел, ниндидер кое төбенә, чокырга очып төшеп киткәнмен. Күккә төшкән булсам, тәнем бу кадәр сызламас иде. Җан-бәгырем дә әрнемәс иде, зиһенем дә томаланмас иде...

Исемә килгәндә бөтен дөньям дөм караңгы иде. Кай арада төн җиткәндер... Әнә — күктә бердәнбер яктылык — ярым ай, ак ай... Ләкин ул бүген айга охшамаган да; өзгәләнеп беткән кебек күренә... Туктале... Бу бит ай түгел. Бу — күк кисәге, кое авызы... Ә мин... Мин шушы кое төбендә ятам... Әйе шул, теге юньсез куянны куганда убылып төшеп киттем мин. Ул үзе дә төшкән булырга тиеш. Аның эзе дә шушы чокыр буенда өзелгән иде... Алайса, кайда соң ул, кайда? Исәнме, юкмы?

Тирә-якка карана башладым. Күзем бу кар базына бераз күнеккән иде инде. Капшана-капшана, аска таба киңәебрәк киткән базның стенасына ышкылып, түргәрәк шуыштым... Менә балта... Икмәк, ит салынган янчык... Печән өеме... Мин кайда? Нинди җәһәннәм тишегендә? Кайсы тәмуг авызында?

Әһә! Менә бит ул — Чуар Колак! Җылы йомгак булып бер читтә бөгәрләнеп ята. Үзе дер-дер килә. Йөрәге ничек түзәдер... Чыгып чабам, чыгып чабам дип тибә... Дөресрәге, тибенә...

Күңелемдәге вәхшилек галәмәте тагын бер мәртәбә калкынып куйды. Канымдагы аучы үче, кыргый кан мине җаны чыгам-чыгам дип торган табигать йомгагына таба этәрде. “Бар, үтер, җанын кый, канын түк, тантана ит!..” — ди иде бу кыргый кан. Бу кан шулкадәр көчле, егәрле булган, күрәсең, мин, үзем дә сизмәстән, кулыма балтамны алдым һәм, бер икеләнүсез-нисез, куянга омтылдым. Шунда минем белән әллә нәрсә булды. Алдымда калтыранып яткан тере йомгак акрын гына миңа таба килә башлады. Котым ботыма йөгерде. Куркуымнан кулымдагы балтам төшеп китте. Тезләнгән килеш арткарак чигеп куйдым...

Ходай эше булдымы — шушы куркуым белән явызлыгым да басылды. Кан тамырларымда аккан кыргыйлыгым әллә кая булды. Мин, теземә борынын төртеп, иснәнеп торган Чуар Колакны үрелеп, кулыма алдым, сак кына күкрәгемә кыстым. Ул шундый җиңел иде! Февральдә аларның ашарларына кими башлый. Көз җыеп калган түлләре дә бетә. Күптән ашаганы юктыр шул мескенкәйнең. Ә үзе мул гына күренгән иде... Әнә ничек карап тора. “Йә үтер, йә ашарга ризык бир”, — дигән кебек карый.

Шунда мин ит-икмәк салынган янчыкны эзләргә керештем. Куяннар ит ашамый, анысын гына беләм. Ә менә ипине... Ипине бөтен җан иясе дә тигез күрә...

Чуар Колак ике телем ипине дә бик тиз ялт иттерде. Тагын сорашып булашты әле. Мин аны артык иркәләп тормадым, кире урынына куйдым да, бу кар базыннан өскә чыгу юлларын эзли башладым.

Ай-һай тирәнгә төшкән булып чыктык! Үрмәләп кенә менәрлек түгел. Бөтенләй дә менәрлек түгел! Капшанырга гына керешәсең, өскә ярмадай кар ишелә, бөтен җилкәләргә, түшләргә кереп, тәнне әчеттереп, үртәп, мыскыллап тора башлый...

Юк, өскә менәрлек түгел. Бәлки кырый якка чокып караргадыр? Акрын гына, җай гына казысам, ике-өч адымнан яр читенә килеп тә чыгачакмын, билләһи!

Ләкин өч адымнан да, биш, ун адымнан да юл ачылмады, Якты дөнья күренмәде. Мин, тәмам арып, үзем казыган җир тишеге буйлап кире чыктым, Чуар Колак янәшәсенә, каяндыр төшеп калган үлән камыллары өстенә сузылып яттым. Үтереп аяк сызлый. Каймыккан, ахры. Җитмәсә, ашыйсы килә. Соңгы икмәкне шушы җан иясенә ашаттым, ичмасам... Аңа рәхәт... Тик утыра... Нинди эше бар аның?! Юкка кызгандым, ахры... Аның аркасында шушы хәлгә төштем бит инде... Әллә кыздырып ашаргамы үзен? Кесәдә шырпы бар барын. Кипкән үлән өеме утын булыр... Юк, булмый... Кул күтәрелми... Хәзер шушында ук аяк сузарга туры килер микәнни? Ә үләсе килми, килми, килми!.. Их!..

Мин, сикереп торып, каршымдагы кар стенага тагын да үҗәтләнебрәк, ярсыбрак ташландым. Бу юлы бөтенләй бүтән юнәлешне сайладым. Тагын шул хәл — бетмәс-төкәнмәс кар дөньясы! Күпме генә барма — ни җире, ни кояшы юк...

Туктарга булдым. Бу юлы бөтен көчемне биреп бетергәнмен, ахры. Шул казыган килеш, дүрт-биш адым эчтә ятып калдым. Чуар Колак янына чыгарлык та хәл юк. Зиһенемне өтәрдәй булып, тагын теге хәтәр уй сызылып үтте: “Шушында калып үләрмен микәнни? Кәшәкәгә килеп, үлеп кал инде, ә? Адәм көлкесе! Үлсәм, әнкәй пыр туздырып тиргәячәк... “Үлсәң, өйгә кайтасы булма!” — дип орыша иде. Мин аның бу сүзеннән көлә идем. Хәзер инде көлке булмас... Әнкәй нык елар... Әткәй дә, абыйлар да еларлар, классташлар да, Нәфисә дә...”

Өши башладым. Калтырата. Әчтә бер бөртек җылы калмады, ахры. Өмет тә калмады. Әллә өмет дигәннәре шул җылының үзе микән. Яисә җылы дигәннәре — өметме?

Бераздан йокы килә башлады. Җылы, бөркү булып китте. Әнә — әнкәй шәүләсе... Мичкә ягып йөри... Өй тутырып утырган мичне ап-ак итеп акшарлап куйган... Килеп уятмакчы була. “Тор, балам, тор, соңга каласың, тор...” — ди. Тик менә кая соңга калуымны гына әйтми...

4. Илаһи ым

Әнкәй төрткәләгәнгә уянып киттем. Күземне ачтым. Берни күрмәдем. Бу нинди дөм караңгылык? Әнкәй кайда? Мич кайда? Аклык-яктылык кайда? Тукта, кем төрткәли соң мине?

Үрелеп капшанган кулым таныш йомгакка тап булды. Теп-тере, йоп-йомшак, җып-җылы йомгак... Чуар Колак! Минем кадерле, газиз куяным! Язмышым булып әверелгән җан бөртегем!

Көч-хәл белән генә шуышып, артка — кое эченә чыктым. Чалкан сузылып яттым. Өскә — кое авызына карадым. Чат-чатлары китек таныш “ай”ны эзләдем. Юк... Тапмадым! Нәрсә бу? Монысы да төшме? Тукта! Кайдадыр яктылык бар бит... Яктылык булмаса, каян килеп яктырган соң бу кое төбе?

Шунда тагын Чуар Колак искә төште. Әнә ул — минем кул астыннан шуып чыкты да түргә — ниндидер серле-тылсымлы, хәтта гаҗәеп ымсындыргыч, әмма тыйнак кына бу якка сузылып килеп ятучы яктылыкка каршы китте. Миңа да әллә каян гына хәл керде. Үземне үзем белештермичә, кискен генә түшемә әйләнеп яттым, аннары, дүрт аяклап, куян артыннан киттем.

Минем алда гаҗәеп күренеш ачылды: кул сыярлык кына тишектән якты дөнья күренеп тора иде. Бик тиз аңлап алдым: Чуар Колак эше бу. Әнә аның тырнак эзләре, шунда ук — тибелеп, өелеп калган кар өемнәре. Шул тар тишекне бераз киңәйтәсе дә якты дөньяга чыгып кына китәсе, аннары тагын яши башлыйсы... Тагын әнкәйләр белән бергә җылы өйдә сөтле чәй эчәсе, малайлар белән кәшәкә сугасы, Нәфисә белән гәпләшәсе, Блок, Есенин, Такташ, Туфан шигырьләре хакында сөйләшәсе, серләшәсе...

...Тышкы якка килеп чыкканда караңгы төшә башлаган иде инде. Буран купкан. Өстәге кое авызын да шушы буран томалап куйган, ахры. Авыл әле ут алмаган, әмма пожар каланчасында янган олы лампаны шундук шәйләп алдым. Шуңа турылап кайтырга да кайтырга хәзер...

Тик менә Чуар Колак белән нишләргә соң? Кая әле ул? Юк?.. Ничек инде — юк? “Чуар Кола-а-а-ак!” Юк... Ул да үз өнен, якыннарын сагынгандыр шул. Ул да җан иясе бит... Аның да ниндие әле! Ходай Тәгаләнең илаһи ымы, ишарәсе, ихтыяры һәм кисәтүе булып яши торганы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев