Логотип Идель
Иҗат

БӘХЕТНЕ КӨТТЕРТЕП АЗАПЛАМЫЙК!

«Бәхет һичшиксез алда» безнең иң якты мизгелләребез алда дип ышанып, хәзерге вакытны әрәмгә уздырмыйбызмы?

Әйе, дустым! Бу язмам сине әзрәк булса да уйланырга мәҗбүр итәчәк. «Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?» ише фәлсәфи темаларга уйланырга үзем дә бик яратмыйм, әмма бүгенге сөйләшер сүзебез актуаль барыбызның да бәхетле буласы килә ләбаса. «Мин уникаль шәхес. Мин дөньяда берәү һәм мине алда һичшиксез иң якты, бәхетле киләчәк көтә. Бүген миңа авыр булса да, бу бары «каралама», ә «аклама», ягъни чып-чын шәп мизгелләр алда. Һәм ул минутлар, һичшиксез, кайчан булса да киләчәк», таныш уйлармы? Әмма, дустым... Якты киләчәкне көткән арада чып-чын бәхетне кулдан ычкындырабыз түгелме? Бер уйлап карасаң, «Һәр мизгелнең тәмен тоеп яшә» сүзләренә никадәр тирән мәгънә яшерелгән бит! Әгәр дә без һәр секундыбызны ниндидер сөенү хисе белән каршыласак, һәр мизгелнең бүтән беркайчан да кабатланмасын аңласак, яшәеш күпкә мәгънәлерәк булыр иде. Бәхетне соңга калдырабыз бит, дуслар, бәхетне. Ә ул, белгәнебезчә көтәргә яратмый.

Соңга калган бәхет

«Минем спорт белән шөгыльләнеп, дөрес тукланасым, аэробикага языласым килә. Әмма… ОГЭларны, бирмичә берничек тә тотына алмыйм». ОГЭлардан соң БДИ, БДИдан соң институтка керү, аннан соң инде бетмәс эшләр өере көтә безне, моны аңларга кирәк. Әгәр дә синең бәхетеңне «тотасың» килә икән ике дә уйлама, үзгәреш җилләрен тормышыңа нәкъ хәзер керт. Беләсеңме, без һаман нидер көтәбез. Һаман киләчәк хәзергегә караганда уңайрак булыр, дип ышанабыз. Бүгенге көн гүя «каралама», ә ап-ак, чып-чын яшәү кайдадыр алда, бирелгән имтиханнар, тапшырылган зачетлар артында шикелле. Без үзебезне алдыйбыз бит, иптәшләр. Безне бәхетебез көтеп тора, тик, ышан, озак көтмәс ул, койрыгыннан тизрәк эләктерергә кирәк.

Чыгу юлы гел бар ул

Әгәр дә син бәхетне киләчәктә көтә торган халәт дип уйлап, «в режиме ожидания» яшисең икән, әлеге бүлекчә нәкъ менә синең өчен.

Беренчедән: бәхетле булыр өчен бәхетнең нәрсә икәнен аңларга кирәк. Уйлап кара: сиңа нәрсә бәхет китерә? Бәлки сиңа йога белән шөгыльләнә башларгадыр, яисә ниһаять аэробикага язылырга кирәктер? Ә бәлки сиңа мәктәбеңдә кысан, һәм үзеңне иркен тотар өчен бары башка гимназиягә күченергә кирәктер? Һәр кеше шәхес. Һәм бәхет турында сорауга да һәрберебезнең җавабы төрле. Әйткәнемчә, беренче адым проблеманың барлыгын тану булса, икенчесе аның чишелешеннән тора. Бәхетнең нидә икәнен аңлагач, аңа ничек ирешәсен аңлау күпкә җайлырак. Бәхетең йогадамы – үзеңә абонемент ал. Җаның үзгәреш таләп итәме чәчеңне кистер, стилеңне үзгәрт, яңа алкалар ал. Чып-чын бәхет ул йөрәгеңне тыңлау.

Фото: Freepil.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев