29 июль 2022 яңалыклары
-
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «СӘЛӘТ ТАТАР ТЕЛЕН ҺӘМ МИЛЛИ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ САКЛАУГА ЗУР ӨЛЕШ КЕРТӘ»
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы - Мәгълүмати технологияләр Биләр Форумда (Информационные технологии /Information Technologies) булды. -
«ШАЛТ, МӨХӘММӘТҖАН» ПРОЕКТЫ ЮМОР СӨЮЧЕЛӘРНЕ БЕР УРЫНГА ҖЫЙДЫ!
26 июль көнне StandUp Club Kazan мәйданчыгы янә юмор сөюче татарларны үзенә җыйды. Биредә «Шалт, Мөхәммәтҗан!» тапшыруының чираттагы өч чыгарылышы төшерелде. Искәртеп узабыз, әлеге татар телле бәйге кысаларында катнашучылар стендап, миниатюра, импровизация жанрларында 10 000 сумлык бүләк өчен көч сынаша! Проектны исә "Әйдә ШаяРТ" Татар лигасының оештыручылары тәкъдим итә. «Шалт, Мөхәммәтҗан»да катнашучылар арасында шулай ук татарча юмор дөньясында күпләргә таныш исемнәр дә яңгырады. Әйтик, Артур Сабиров, «Майлы» төркеме, Ленар Мамадыш Галәү, Ләйлә Лерон, Лия Моррис... Яңа исемнәр дә бар икәнен ассызыклап узарга кирәк: Руслан Матай, Айназ Абдуллин һ.б. Тулырак әлеге проект һәм, гомумән, татар юморы хакында журналның сентябрь санында укый алачаксыз. Шулай ук TMTV телеканалы аша әлеге тапшыруны карарга онытмагыз! -
ЦИФРЛЫ УРМАН: ЭКОЛОГИЯ ҺӘМ ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘГӘ БИТАРАФ БУЛМАГАН БАЛАЛАРНЫҢ V СЛЁТЫ УЗДЫ
27-29 июль көннәрендә Кукмара районы «Лубян урман-техник көллияте» базасында мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слёты узды. Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелде. Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашты, ә барлыгы форум 200дән артык кешене үзенә җыйды. Бу елгы слётның үзенчәлеге – барлык практик биремнәрнең дә диярлек цифрлы форматка күчерелүе. -
РӨСТӘМ ШАКЕРОВ: «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ХӘРӘКӘТЕНЕҢ ЯШӘВЕН ТЕЛИМ»
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезд чаралары инде иртәгә, 30 июльдә башлана. Съезд делегатлары һәм кунаклар Иске Татар бистәсендә узачак «Печән базары» фестивалендә катнашачак.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?