«ШАЛТ, МӨХӘММӘТҖАН» ПРОЕКТЫ ЮМОР СӨЮЧЕЛӘРНЕ БЕР УРЫНГА ҖЫЙДЫ!
26 июль көнне StandUp Club Kazan мәйданчыгы янә юмор сөюче татарларны үзенә җыйды. Биредә «Шалт, Мөхәммәтҗан!» тапшыруының чираттагы өч чыгарылышы төшерелде. Искәртеп узабыз, әлеге татар телле бәйге кысаларында катнашучылар стендап, миниатюра, импровизация жанрларында 10 000 сумлык бүләк өчен көч сынаша! Проектны исә "Әйдә ШаяРТ" Татар лигасының оештыручылары тәкъдим итә.
«Шалт, Мөхәммәтҗан»да катнашучылар арасында шулай ук татарча юмор дөньясында күпләргә таныш исемнәр дә яңгырады. Әйтик, Артур Сабиров, «Майлы» төркеме, Ленар Мамадыш Галәү, Ләйлә Лерон, Лия Моррис... Яңа исемнәр дә бар икәнен ассызыклап узарга кирәк: Руслан Матай, Айназ Абдуллин һ.б. Тулырак әлеге проект һәм, гомумән, татар юморы хакында журналның сентябрь санында укый алачаксыз. Шулай ук TMTV телеканалы аша әлеге тапшыруны карарга онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев