27 март 2020 яңалыклары

  • 27 март 2020 - 23:06
    КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ КАЙЧАН БАШЛАНЫР?
    Быел Россиянең 700 мең укучысы БДИ тапшырырга тиеш. Имтиханнарның алдан тапшыру этабы коронавирус аркасында күчерелде. Хәзер аның төп этабын да июньгә билгеләнде. Болай булгач, вузларга керү графигында да үзгәрешләр булачак икәне көн кебек ачык.
    407
    0
    0
  • 27 март 2020 - 14:35
    ФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЛӘРЕ ҺӘМ "ЯШЕЛ ФИТНЕС" КҮНЕКМӘЛӘРЕ: СПОРТ БЕЛӘН ӨЙДӘ ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНЕП БУЛА!
    Укучыларның каникуллары 12нче апрельгә кадәр дәвам итсә дә, аннан соң уку башланачак. Тик озын-озак ялларда да хәрәкәтсез ятып булмый. Татар халкында да тикмәгә генә “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, димиләр бит. Шуңа да физкультура дәресен дә, фитнес-күнекмәләрен дә интернет аша башкарып була.
    437
    0
    1
  • 27 март 2020 - 14:11
    БДИ һәм ТДИларның ВАКЫТЫН КҮЧЕРӘЛӘР! КАЙЧАНГА?
    9нчы һәм 11нче сыйныфларның төп сынауларын – Бердәм дәүләт имтиханнары һәм Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытларын күчерәләр.
    426
    0
    0
  • 27 март 2020 - 10:08
    ПАР БЕЛӘЗЕК
    Зөлхиҗҗә иртәгесен туган-тумача, дусларын, тирә-күршеләрен җыеп Коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнә иде. Киләсе кунаклар инде чакырылган. Бик озак урын хастасы булып яткан әнисенең бакыйлыкка күчкәненә ике ел узып та киткән. Хәергә өләшәсе йомшак ак сөлгеләре күптән түрдәге тумбочка өстенә таслап куелган. Зөлхиҗҗә әнисе исән чакта да аңа гел ак төстәге күлмәкләр, яулыклар гына ала иде. Биш ел урында ятты карчык.
    5873
    4
    101
  • 27 март 2020 - 08:53
    РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ВАФАТ
    72нче яшенә барганда күренекле шагыйрь, балалар язучысы Роберт Миңнуллин вафат булды. Бу турыда аның Instagram битендә кызы Таңсылу хәбәр итте.
    479
    0
    0
Шәп укыла
  • 26 сентябрь 2020 - 14:01
    «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ» «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
    1030
    0
    0
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    911
    0
    7
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    463
    0
    4

Блоглар