БДИ һәм ТДИларның ВАКЫТЫН КҮЧЕРӘЛӘР! КАЙЧАНГА?
9нчы һәм 11нче сыйныфларның төп сынауларын – Бердәм дәүләт имтиханнары һәм Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытларын күчерәләр.
Моңа кадәр БДИлар 25нче майда башланырга тиеш иде. Хәзер БДИ – 8нче, ә ТДИлар 9нчы июньнән башланачак.
Сергей Кравцов, Россиянең Мәгариф министры:
– Хәзерге вакытта Рособрнадзор имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр кертә. Алар һәм бөтен методик рекомендацияләр якын арада бастырылып чыгарылачак.
Моңа кадәр министрлыкта вузлар кабул итү кампаниясен 20 июньдә башларга тиеш, дип хәбәр ителгән иде. Гадәттә, көндезге бүлеккә укырга керү өчен документларны тапшыру июньнең икенче яртысына туры килә. Ул вакытта БДИлар да тәмамланган, чыгарылыш сыйныф укучыларының кулларына имтихан нәтиҗәләре тапшырылган була иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
Нет комментариев