24 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
2 КУРСТАН СОҢ БЕЛГЕЧЛЕКНЕ АЛЫШТЫРЫП БУЛАЧАК?
Россия студентлары 2 курстан соң үзләренең белгечлекләрен (специальность) алыштыра алачак. Әлеге эксперимент 2021 елда старт ала. -
ДУСЛАР БЕЛӘН КАЙДА ОЧРЫШАРГА?/ТОП 23
“Күптәннән Алия белән очрашкан юк”, - дип уйлап кына йөри идем. Шул ук көнне аннан хат килеп төшә: “Әйдә, күрешик әле”. Мин: “О! Әйдә! Кая барабыз?”. Ул: “Һаман кафе-мафе булмас инде, әйдә берәр оригинальрәк урын уйлыйк”, – ди. Мин чигә турысын кашып тордым-тордым да, Инстаграмдагы дусларымнан сорарга булдым. Хәзер бит бөтен мәсьәләләрне дә чишәргә шул булыша. “Дуслар белән кайда очрашырга мөмкин?” – дип тоттым да, сорадым. Шактый идеяләр яздылар. Әлеге исемлекне сезгә дә тәкъдим итим әле. -
«ЕЛ СТУДЕНТЫ-2019»: ГРАН-ПРИ ИЯСЕ КЕМ БУЛЫР?
25 гыйнвар Россия студентлары көне булса, Татарстанда бу көнне – аерым бәйрәм. Ул да булса – “Ел студенты” 15нче республика премиясенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы. Инде 15нче тапкыр уздырылган әлеге премия быел да искәрмә булмаячак. Гран-При иясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе котлаячак. -
ИСКЕ КҮЛМӘК
Бер атнадан шәһәрдә яшәгән балалары, машинага төялеп, тагын кайтып төште. Әнисенең хәл-әхвәлен сорашкач, Алтынчәч, зур гына төенчек чыгарып, карчыкның алдына куйды һәм бераз гаепле төс белән сүтә башлады: − Әнкәй, иске киемнәреңне юарга алып киткән идем. Юып, үтүкләп алып кайттым. Рәнҗемә инде, ярыймы?.. -
ЧҮП-ЧАР! ТАШЛАГАНЧЫ 7 КАТ УЙЛА, БЕР ТАПКЫР ЭШКӘРТЕРГӘ ИЛТ!
Алар өйдә калдыкларны төрләргә аерып, сәүдә үзәгенә алып килә. Чүпне бушлай тапшырыр өчен хәтта яртышар сәгать чиратта торырга да әзерләр. Кемнәр бу юләрләр, дип уйлый күрмә! Бу кешеләр, киресенчә, моны аңлы рәвештә эшли. Серне ачам: алар – икенчел чимал һәм киемнәрне тапшыра торган Мобиль пункт катнашучылары. Үзем биредә катнашып карамаган булсам, казанлыларның чүп ташлауга карата нинди фикердә булуын белмәс тә идем әле!