ДУСЛАР БЕЛӘН КАЙДА ОЧРЫШАРГА?/ТОП 23
“Күптәннән Алия белән очрашкан юк”, - дип уйлап кына йөри идем. Шул ук көнне аннан хат килеп төшә: “Әйдә, күрешик әле”. Мин: “О! Әйдә! Кая барабыз?”. Ул: “Һаман кафе-мафе булмас инде, әйдә берәр оригинальрәк урын уйлыйк”, – ди. Мин чигә турысын кашып тордым-тордым да, Инстаграмдагы дусларымнан сорарга булдым. Хәзер бит бөтен мәсьәләләрне дә чишәргә шул булыша. “Дуслар белән кайда очрашырга мөмкин?” – дип тоттым да, сорадым. Шактый идеяләр яздылар. Әлеге исемлекне сезгә дә тәкъдим итим әле. Аптырап беткән чакларда, ачып карарсыз.
1. Шугалакка. Сүз уңаеннан, анда кыш көне генә барырга димәгән. Сәүдә үзәкләрендә алар җәен дә эшли.
2. Боулингка.
3. Кинога.
4. Берәр остаханәгә барып, бергәләп кул эше белән шөгыльләнергә. Мисал өчен, рәсем ясарга.
5. Моңарчы булмаган берәр җиргә барырга, табигатьткә, корылмаларга сокланып йөрергә.
6. Галереяга күргәзмә карарга.
7. Музейга.
8. Бассейн, саунага.
9. Роликларда йөрергә.
10. Саф һавада пикник ясарга.
11. Маникюр яки педикюр ясатырга. Кайбер салоннарда дустыңны алып килсәң, әле ташлама да ясыйлар!
12. Театрга.
13. Концертка.
14. Аквапаркка.
15. Уртак дустыгызга кунакка. (Бу идея миңа аеруча ошады!:)
16. Караоке җырларга.
17. Футбол, хоккейга.
18. Елга буйлап круизга.
19. Антикафега. Анда өстәл уеннары да уйнарга була!
20. Сәүдә үзәгенә. Анда тамак ялгап алырга да, кибетләрдә йөрЕрегә дә мөмкин.
21. Батутларда сикерергә. Спорт киеме алып барырга онытмагыз.
22. Паркка.
23.Бер-берегзне кунакка чакырырга да була. Аннан бергәләп пешеренергә, кино карарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин.
Кая гына барсагыз да, иң мөһиме – яхшы компания! Матур яллар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев