26 сентябрь 2019 яңалыклары

  • 26 сентябрь 2019 - 16:48
    КАЗАННЫҢ 2нче ТАТАР ГИМНАЗИЯСЕ ДӘРЕСЛӘРЕННӘН ОНЛАЙН ТРАНСЛЯЦИЯ
    Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе үз инстаграм аккаунтында кайбер дәресләрдән онлайн трансляцияләр күрсәтә башлаган. Бу хакта “Татар-информ”га гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина хәбәр итте.
    247
    0
    0
  • 26 сентябрь 2019 - 15:18
    НИ ӨЧЕН: ГАЛИҖАНӘП МУЗЫКА
    Бүгенге “Ни өчен?” рубркасын галиҗәнәп МУЗЫКАга багышлыйк әле, дуслар! Аны тыңлап моңаябыз, моңланабыз, кәефебезне күтәрәбез. Бигрәк тылсымлы көч бит  ул!..
    249
    0
    0
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ
    Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    3228
    1
    30
  • 26 сентябрь 2019 - 13:54
    КЫЗЫМ МИҢА СЕРЛӘРЕН СӨЙЛӘМИ
    «Кызыма 15 яшь. Соңгы вакытта үзгәрде дә куйды. Моңа кадәр минем белән дусларча аралашса, соңгы вакытта бер серен дә сөйләми башлады. Гаиләбез дә имин. Дус-тату яшибез, югыйсә. Ә кызым ни өчендер үз эченә бикләнде. Нишләргә дә белмим хәзер. Берәр начар компаниягә эләктеме әллә дигән уйлар күңелемә тынгы бирми! Кадерле «Ялкын» редакциясе! Берәр файдалы киңәш бирегезче, зинһар!» Лилия, Арча
    993
    0
    0
  • 26 сентябрь 2019 - 11:55
    АЛМАЛЫ-ЛИМОНЛЫ КОМПОТ РЕЦЕПТЫ
    Дуслар, бу искиткеч тәме компот. Шушы компот белән бергә туңдырма кушып коктейль ясасаң, искиткеч чыга!
    628
    0
    0
  • 26 сентябрь 2019 - 10:34
    КЫҢГЫРАУ УКЫТУЧЫ ӨЧЕН ДИГӘН КАГЫЙДӘ ЮК!
    Новосибирск өлкәсе прокуратурасы мәктәпләрдәге "кыңгырау укытучы өчен генә" дигән кагыйдәне тыйды. Прокуратура фикеренчә, сыйныфтан укытучы ризалык биргәннән соң гына чыгып китә алу мөмкинлеге укучыларның дәресләр арасында ял итү хокукын боза.
    298
    0
    1
Шәп укыла
  • 15 июнь 2020 - 16:58
    КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...  
    1406
    0
    12
  • 19 июнь 2020 - 16:49
    КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН (ХИКӘЯ) Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә!
    1211
    1
    8
  • 26 июнь 2020 - 10:30
    ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы.
    800
    0
    11

Блоглар