АЛМАЛЫ-ЛИМОНЛЫ КОМПОТ РЕЦЕПТЫ
Дуслар, бу искиткеч тәмле компот. Шушы компот белән бергә туңдырма кушып коктейль ясасаң, искиткеч чыга!
1,5 литрлы банкага ясау өчен, банканың яртысына кадәр тулырлык итеп алма алабыз. Яхшылап юабыз, үзәген алабыз да өстеннән кайнар су йөгертәбез. Алмалар бик эре булса, эрерәк итеп турап салыгыз.
Аннары алмаларны банкаларга тутырабыз. Янына 1-2телем лимон, 1-2данә кәнәфер (гвоздика), чәй калагы очында гына корица салабыз. Корицаның вакланганы да, бөтене дә ярый, сездә кайсы бар, шунсын салырга була.
Компот тиз арада эчәргә әзерләнмәсә, лимонның кабыгын әрчесәгез яхшырак булыр, әчкелрәк була кабыгы белән салсаң. Аннары аерым кәстрүлдә сироп әзерлибез. 1литр суга 130-150 г шикәр комы исәбеннән алып, сиропны кайнатабыз. Аннары ипләп кенә алма өстенә агызабыз.
Банкаларны кайнар сулы табакка куеп 20-30 мин.кайнатабыз, монсы стерильләштерү максатыннан эшләнә. Аннары капкачларын ябып, салкынча урынга сакланырга куябыз.
Рәфилә Шәмсетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев