Логотип Идель
Бу – тема!

ЗИЛӘ ГӘРӘЕВА: «БОКС – УЛ ТӘРБИЯ»

Зилә белән таныш булмаган кеше аны бокс белән шөгыльләнә дип уйлап та карамаячак. Нәфис гәүдәле, күзләре нур чәчеп торган бу кызның бокс бияләйләрен киеп, рингка чыгуын күз алдына китерү дә авыр хәтта! Гадәти тормышта матур күлмәкләр киеп, озын чәчләрен иңнәренә таратып йөрергә яратканын да исәпкә алсак, аны модель дип уйларга булыр иде. Тик Зилә көчле характерлы, максатына туры баручы, төпле фикере, үз сүзе булган боксёр кыз шул!

Исеме: Зилә Гәрәева

Туган көне: 3.08.2005

Туган җире: Казан

Укый: Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә

Уңышлары: Бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә кызлар арасында үз үлчәү берәмлегендә I урын (2018, 2019, 2020 еллар); Идел буе Федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә III урын (2019 ел), Идел буе Федераль округы чемпионатында II урын (2020 ел).

Инстаграм: @zilya_garaeva_

– Зилә, белүемчә, элек бию белән шөгыльләнгәнсең. Кинәт бокс өлкәсенә кереп китү авыр булмадымы? Шундый нәфис өлкәдән, бөтенләй башка якка борылыш ясагансың бит.

– Әйе, элек бию белән шөгыльләндем. Ләкин бу өлкәдә мин зур уңышларга ирешә алмаячагымны чамалый идем. Ә бокс мине кечкенәдән кызыксындырды. Ниһаять, 13 яшемдә мин бу юнәлеш буенча тәүге адымнарымны ясадым. Ә хәл болайрак булды: җәй көне туганнар белән җыелышкач, үзе өчен генә бокс белән шөгыльләнүче апамнан тренерлары, кайда шөгыльләнүе белән кызыксындым. Ул биргән номер буенча Анна исемле тренерга шалтыратып, үземнең теләгемне җиткердем. Мине беренче тренировкага чакырдылар һәм шуннан соң инде мин бокска үлеп гашыйк булдым! Аннадан 8 дәрес алгач, ул «Ярышта чыгыш ясарга теләгең бармы?» дип сорады. «Әйбәт булыр иде!» дидем. Без Татарстан беренчелегендә катнашырга булдык һәм мин бу ярышта җиңдем! Күз алдына китерәсезме, барлы-юклы 8 дәрес һәм мин – җиңүче. Бу инде алга барырга зур стимул бирде.

– Бокс сине үзгәрттеме?

– Бокс – ул тәрбия. Бу спорт төре белән шөгыльләнә башлагач, ихтыяр көчем артты, характерым ныгыды. Хәзер куйган максатларыма ирешү бермә-бер җиңел бирелә, «миннән булмый» дип кул селтәп калдырмыйм.

– Бокс өчен нинди корбаннарга барасың, шул хакта сөйлә әле.

– Бокс бик күп вакытымны ала. Көн саен, ялларсыз шөгыльләнәм. Дәресләр тәмамлануга тренировкаларга йөгерәм. Туклану буенча үземне чиклим дип әйтмәс идем, тәмле әйберләр ашыйсы килә бит (елмая). Тик мин үз авырлыгымны саклыйм, ә бу исә күп көч һәм түземлек сорый.

– Травмаларың да булмый калмагандыр? Андый чакта спортны ташлыйсы килмәдеме?

– Профессиональ спортта травмалардан качып котылып булмый. Минем дә күп тапкырлар травма алганым булды. Гөнаһ шомлыгына каршы, сезон алдыннан беркайчан авыртмаган җирләр дә авырта башлый әле ул! (елмая)Яшермим, җиңелгәч тә, тәнне авырттыргач та спортны калдырасы килү теләге барлыкка килә. Тик инде икенче көнгә үк бу теләк каядыр юкка чыга һәм мин кабат тренировкага китәм! (көлә)

– Уку һәм бокс. Икесен бергә алып бару кыенмы? Кайсы як үлчәү күбрәк баса?

– Мин бөтен барлыгым белән бокста. Кем өчендер уку мөһимрәк, тик бу минем очрак түгел. Әмма әдәбият дәресләрен бик яратам. Гомумән, китап укырга яратам.

– Ә яраткан китабың нинди?

 Хәзерге вакытта Габриэль Гарсиа Маркесның «Сто лет одиночества» китабын укыйм. Аңа кадәр Стивен Кинг язган «Кладбище домашних животных» китабын укып чыккан идем. Ә иң яраткан китабым –  Джонатан Сафран Фоер иҗат иткән «Жутко громко и запредельно близко» романы. Аны мин бөтен яшьтәшләремә укырга киңәш итәм!

– Мин синең театрга йөрергә яратканлыгыңны да беләм.

– Әйе, театрга күбрәк әнием ияртеп алып бара. Ә менә Камал театрында баручы «Мәхәббәт FM» спектакленә аны үзем ияртеп алып бардым!(көлә) Бик ошады миңа ул спектакль!

– Ә кумирың бармы, Зилә?

– Әйе, София Очигава! Ул 2012 елда Лондонда узган олимпиадада көмеш медаль яулады. Узган ел София Казанга килде һәм WBA билбавы өчен көрәште. Мин бу ярышта бар идем, җиңүен тын да алмый күзәттем, аңа карап сокландым. Бокс бияләйләремдә София Очигаваның автографы да бар хәзер!

– Киләчәктә синең бокс буенча тренер буласың килгәнен беләм. Ә кайсы өлкәне сайларга белмәгән яшьтәшләреңә нинди киңәш бирер идең?

– Кечкенәдән үзеңне төрле өлкәләрдә эзләп карарга кирәк. Сәнгать булсынмы ул, спортмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – бу өлкә күңелеңә туры килсен. Экономист буласыңмы син, рәссаммы – сайлау синең үзеңнән генә тора. Йөрәгеңне тыңлый һәм ишетә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев