Зилә белән таныш булмаган кеше аны бокс белән шөгыльләнә дип уйлап та карамаячак. Нәфис гәүдәле, күзләре нур чәчеп торган бу кызның бокс бияләйләрен киеп, рингка чыгуын күз алдына китерү дә авыр хәтта! Гадәти тормышта матур күлмәкләр киеп, озын чәчләрен иңнәренә таратып йөрергә яратканын да исәпкә алсак, аны модель дип уйларга булыр иде.