Логотип Идель
Бу – тема!

ЖУРНАЛИСТЛАР БӘЙРӘМЕ: РОССИЯДӘ МАТБУГАТ КӨНЕ

13 гыйнвар – Россиядә матбугат көне. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Мәскәүдә «Ведомости...» газетасының беренче саны чыга. Матбугат көне массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең, журналистларның һөнәри бәйрәме. Алар арасына кәгазь генә түгел, ә виртуаль газета һәм журнал эшчеләре дә керә.

Бәйрәм көне уңаеннан, булачак журналистларга берничә төпле киңәш биреп үтәсе килә. Мәкаләләр чыгару, интервью алу, газета-журналларда эшләү җаваплы эш булып санала. Журналист һәрвакыт диярлек актуаль мәсьәләләр хакында уйланырга, заманадан артта калмаска тиеш.

1. Журналист булырга теләүче кыз-егетләргә төрле темаларга күп итеп мәкаләләр язу, үзләренең язу стилен шомарту зарур. Үзегез теләгән, уйларга мәҗбүр иткән проблеманы алыгыз да, шуны үз һәм башкалардан ишеткән фикерләр белән тулыландырыгыз.

2. Сайлаган тема актуаль булырга тиеш. Ул мәкалә кем өчен кызыклы булачак? Аны укыйсы килерме? Шул турыда да яхшылап уйлап эш итү кирәк. Бәлки якыннар, дуслардан сораштыру уздыру әйбәт булыр. Аларның фикерләрен дә күз уңында тотсагыз, яхшы нәтиҗәләр озак көттермәячәк!

3. Күп итеп әдәбият, газета-журналлар укырга киңәш ителә. Шул очракта телнең байлыгы артачак, язуы да җиңелрәк була башлаячак.

4. Өйрәнгән вакытта интервью форматында да эшләп карау яхшы булачак. Үзегезнең якыннарыгыздан интервью алып карагыз, аларның җавапларыннан чыгып, тагын да кызыклырак сораулар әзерләгез.

5. Әйбәт итеп мәкалә язуыгызга ышана башлагач, язмаларыгызны төрле басмаларга җибәреп карагыз. Җитешсез яклары булуга карамастан, курыкмагыз, чөнки хаталар белән тәҗрибә килә.

6. Тора-бара язмаларыгызга «кычкырып торган» баш исемнәр дә сайларга өйрәнегез. Баш исем мәкаләне укырга өндәргә, магнит кебек үзенә тартып торырга тиеш. Исем кызыклы булып тоелмаса, халыкның аңа битараф калу мөмкинлеге зур.

7. Төрле курсларга язылу да артык булмас. Хәтта иң яхшы журналистлар да курслар үтеп, яңа күнекмәләргә өйрәнә һәм һөнәрен камилләштерә. Андый укуны онлайн гына да узып була.

8. Шулай ук сезгә төрле социаль чертәрләрдә аккаунтлар алып бару, постлар язу да файдага булачак. Кечкенә постлар аша шактый күп тәҗрибә җыя аласыз. Инде берничә ел интернетта актив рәвештә копирайтинг белән шөгыльләнәләр. Бу шөгыль ярдәмендә акча да эшләп, яңа белемнәр дә алып була. Шуңа күрә кулдан мөмкинлекне ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев