Логотип Идель
Бу – тема!

ЗӘҢГӘР ЧӘЧ, ЯКИ МУЗЫКА ТЫҢЛАУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?

 Әгәр дә син үзеңне кайчан да булса ахмак итеп хис итәсең икән, Камиләнең җитен чәчле кыз турында белгәннән соң, чәчен зәңгәргә буятканы турында исеңә ал!

 Юк, бу шаярып кына әйтү түгел, минем яраткан композиторым – Ашиль-Клод Дебюсси. Әлеге француз композиторының «Девушка с волосами цвета  льна» дип исемләнгән миниатюрасы бар. Мин аны тыңлаган саен күк йөзе кебек зәңгәр чәчле кызны күзаллап, үземне дә шундый итеп күрергә хыялланып йөрдем. Мөмкинлегем булу белән хыялымны тормышка ашырдым. Тик мин бер генә әйберне уйлап бетермәгәнмен: Дебюсси чәчәк атып утырган җитенне түгел, киптерелгән коңгырт үләнне күз уңында тоткан икән! Тик эш инде узган, чәчләр – зәңгәр. Киләсе бер айда мин шулай йөрдем һәм бу тәҗрибәмнең «җимешләрен» татыдым.

 

 Өйдәгеләргә – тутый кош

Чәчемне буяр алдыннан беркем белән дә киңәшләшмәдем. Барып «пигмент» сатып алдым, болай да акка буялган чәчкә зәңгәр төс бик җайлы гына «керде». Бер әйберне генә уйлап бетермәгәнмен: пигмент бик көчле, шуңа маңгай белән колакларым да буяу тапларында иде.

Зәңгәргә буялган чәчемне күреп, өйдәгеләр «Попугай Кеша» дип кенә көлделәр. Алар шулай диясен чамалаган идем инде, аптырамадым. Иң курыкканым подъезд төбендә мин исәнләшеп йөргән әбиләрнең реакциясе иде. Шок! «Менә бит, безнең чибәркәй килә! Абау, чәчең бигрәк матур! Дөрес, яшь вакытта экспериментлар уздырып калырга кирәк!», – дип каршы алдылар алар мине! Мин баллы мамык алырга чират торган вакытта кызына: «Баллыны күп ашасаң, синең дә чәчең апаныкы кебек зәңгәр була. Кеше куркытып йөриячәксең», – дип әйткән яшь кенә бер ир-ат та чит кешегә карата бераз ихтирамлы булырга өйрәнсә, зыян итмәс иде үзе!

 

Зәңгәр чәчлеләр күп алар!

Урамнарда йөргән чакта да кешеләр миңа төрлечә карады: аптыраганнары, көлгәннәре, «аһ» иткәннәре дә булды араларында. Гомумән, нәтиҗә ясап, шуны әйтер идем: зәңгәр чәчле кызны кабул итү/итмәү кешенең яшеннән тормый. Монда эчке халәт һәм башка кешеләрнең фикерен хөрмәт итә белү роль уйный.

Әмма мине бүтән сорау күбрәк борчый: Дебюссиның «зәңгәр чәчле кызы» булмагач, кем соң мин? Мальвина диеп кенә әйтмәгез! Булган персонажлар арасыннан берәр туры килгәнен сайлап карыйк!

Беренчеләрдән булып зәңгәр чәчле кызны зур экраннарга «Сейлор Мун» анимесы алып килде. Аптырарлык та түгел! Әлеге жанрда геройларның чәч төсләре табигый булмау – гадәти күренеш.  Мизуно Ами – зәңгәр чәчле, су көчен куллана алучы сихерче кыз.

Кино индустриясенә күз салсак, анда да «Мальвиналар» җитәрлек. Мин иң беренче «Вечное сияние чистого разума» фильмындагы төп геройларының берсе – Клементинаны искә төшердем.

Мультфильм геройлары арасында минем иң яраткан зәңгәр чәчле персонаж – «Головоломка»дагы Радость.

Шулай ук популяр K-Pop айдол IU да озак вакыт чәчен шул төскә буяп йөрде.

Аниме һәм мульт персонажлар, фильм геройлары, җырчылар гына түгел, хәтта вокалоидлар да зәңгәр чәчле була! Әле алай гына да түгел, Мику Хацунэ исемле виртуаль җырчы япониядә иң популяр вокалоид булып санала. Аның концертларын карарга меңләгән кеше килә, аның сурәте төшерелгән сувенирлар миллионлаган тираж белән сатыла.

«Чәчне зәңгәр төскә буяргамы юкмы?» дип сораучыларга әбием сүзләре белән җавап бирәм: «Әгәр дә ул сезне бәхетле итә ала икән, зәңгәргә түгел, утлы-яшелгә буягыз!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев