Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗЕБЕЗНЕ ЯРАТЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ

Кеше, беренче чиратта, үз-үзен яратырга тиеш. Бары тик шул очракта гына тормыш та сине яратачак! Тик күбебез еш кына бу турыда онытып җибәрә. Ә без исеңә төшерәбез.

Кыяфәтеңне, холкыңның тискәре якларын кабул итәргә өйрән.

Син иң матур кешеләрнең берсе! Көзгегә карап, һәр иртә үзеңә матур сүзләр әйт. Холкыңның начар яклары булса, алар өстендә эшлә, тик һәрвакытта да үзең булып калырга тырыш.

Үзеңне мактарга онытма. Сирәк булса да, үзеңә бүләкләр яса.

Һәр кечкенә генә уңышың өчен үзеңне макта. Күптән теләгән әйбереңне сатып ал. Бу, һичшиксез, кәефеңне күтәрәчәк!

Үз сәламәтлегеңне кайгырт.

Башкалар турында уйлап, үз сәламәтлегең турында онытма. Дөрес туклан, даими рәвештә күнегүләр яса, һәрвакыт яхшы кәеф белән уян һәм күбрәк саф һавада бул.

Үзең һәм синең янәшәңдә булганнар белән бары тик позитив фикерләр белән генә бүлеш.

Кешеләр белән аралашканда, синнән позитив энергия таралганы сизелсен. Һәр хәрәкәтең, уйларың үз-үзеңә ышанычны арттырсын.

Тирә-юньдәгеләрнең сиңа карата булган фикерләре кәефеңне төшермәсен.

Әйе, кешенең әйткән сүзләрен тыңла, тик үзеңне дә ишет. Син үзеңнең нинди икәнлегеңне яхшырак беләсең, шуңа күрә сиңа карата яңгыраган бөтен сүзләрне дә игътибарга алма.

Үзеңә һәм синең белән янәшәдәге кешеләргә карата гадел һәм эчкерсез була бел.

Сиңа яхшы мөнәсәбәт күрсәтсеннәр дисәң, башкалар белән үзеңне тиешле дәрәҗәдә тот. Күбрәк елмаерга һәм тупас булмаска тырыш.

Тормышыңда булган һәр вакыйганы үзеңне камилләштерергә ярдәм итүче бер дәрес итеп кабул ит.

Тормышта төрле вакыйгалар булырга мөмкин. Иң мөһиме, аларны дөрес итеп кичерә белергә кирәк. Синең белән булган хәлләр сине көчлерәк итә, шуны истә тот!

Үз-үзеңә ышан.

Теләгең булса, син барысына да ирешә аласың! Үз көчеңә генә ышан, сиңа кемнең дә булса киңәше кирәк түгел. Син үз карарларың өчен үзең җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев