Логотип Идель
Бу – тема!

ЗАМАНЧА СӘНГАТЬ, НИК СИН ШУНДЫЙ АҢЛАЕШСЫЗ?

Ни өчен Малевичның “Кара квадрат”ы – шедевр? Ни өчен бүгенге көн сәнгате – матур түгел, ә кайвакыт бөтенләй ямьсез? Бу сорауларга сәнгать белгече Александра Першеева җавап бирә.

Заманча сәнгать безнең өчен бик еш кына аңлаешсыз була, әмма ни өчендер, безнең беребезне дә заманча фәннең (макроэкономика, нейробиология, нанотехнологияләр) катлаулылыгы, аңлаешсызлыгы аптыратмый. XX гасыр күренешләрен аңлар өчен көч куярга кирәк: ихтималлылык теориясенә төшенү шактый катлаулы, супрематизмның асылын аңлау да җиңелдән бирелми. Заманча сәнгать белән дә нәкъ шундый ук мантыйкка таянып эш итәргә кирәк.

Казимир Малевичның “Кара квадрат”ының ни өчен чын мәгънәсендә шедевр икәнлеген 1001 төрле итеп аңлатырга була, һәм аны кат-кат аңлатып торырга да кирәк. Малевичның бу әсәренә бәйле бер фразаны бик еш ишетергә була, янәсе, мондыйны гына мин үзем дә ясый алам. Әйе, сүз дә юк, ясый алачаксың. Тик моңа бәйле E=mc2 формуласын китерергә була. Син моны яза алачаксыңмы? Әлбәттә. Тик аның мәгънәсен аңлар өчен башны эшләтергә кирәк, ә мондый ачышны ясау бары даһи кулыннан гына килә торган эш.  “Кара квадрат” белән дә шул ук хәл: аның көчен тояр өчен, рәссамның яшәгән чоры, аның иҗаты, тормыш юлы турында укырга, авангардистлар ачышыннан соң XX гасыр сәнгатендә үзгәрешләрнең асылын аңларга кирәк. Малевич үзенең бу әсәре белән сәнгатьнең нуленче меридианын, асылын күрсәтә алды, гасырлар буена сузылып килгән, табигатькә табынуга корылган сәнгать юлыннан баш тарта һәм ирекле формаларга юл куйган сәнгатнең яңа битен ача. Үзенең “Кара квадрат”ы белән ул яктылыкны караңгылыктан аера һәм шуның белән дә ул матур, гади һәм мәгънәле.

Заманча сәнгать белем һәм фикер таләп итә. Әсәрнең мәгънәсен тотып алыр һәм идея матурлыгын тоемлар өчен, аның турында уйларга кирәк. Аңа карап үткән беренче 5 секунд эчендә син әсәрнең тышкы формасын гына күрәсең. Әйе, ул сиңа ни турындадыр сөйли, ә аның ни турында сөйләвен аңлар өчен теге яки бу форманың тарихы, аның артына яшеренгән төшенчә-күренешләр турында белемнәр булуы кирәк. Ә моның өчен исә, махсус әдәбият белән танышу зарур. Заманча сәнгать белән таныша башлар өчен, иң яхшы китаплар: Михаил Германның “Модернизм”, Екатерина Андрееваның “Постмодернизм” һәм Уилл Гомперцның “Непонятное искусство”. Бу китаплар сине гомум төшенчәләр белән таныштырачак, бу темага тирәнрәк “чумарга” теләсәң, һәр юнәлеш турында аерым укырга, монографияләр белән танышырга кирәк.

Әле һаман заманча сәнгать классикларның эшләре белән чагыштырганда күпкә аңлаешсызрак, дип уйлыйсыңмы? Алайса тәреләр турында бераз фикер алышыйк. Тәреләр символикасын христиан диненә бәйле кешеләр һәм бу өлкәдә белгечләр генә төгәл аңлый. Алар теге яки бу тәредә нинди изгеләр төшерелгәнен, ни өчен нәкъ шундый тәртиптә урнаштыруларын һәм грек иконалары сәнгатенең русныкыннан нәрсәсе белән аерылуын белә. Мисал өчен, Андрей Рублевның “Троица”сы шаһ әсәр булуын тоемлый алу – коточкыч зур хезмәт.

Заманча сәнгатьне аңлау, бәлки күпкә җиңелрәктер дә, чөнки ул безгә яхшы таныш тема, вакыт белән эш итә. Яхшы сәнгать әсәре безнең белән сөйләшә һәм туры йөрәккә үтеп керә.

Шулай ук, заманча сәнгатьне хаклы рәвештә ямьсез, дип атыйлар. Тик шуны да аңларга кирәк: без матур сурәт, камил форма күргән очракта, алга таба уйланудан, фикерләүдән туктарбыз дигән куркыныч бар. Матур нотада эленеп калырбыз да, татлы йокыга талырбыз. Тәмле әйбер ашаганнан соң изрәп утырган сыман. Мондый сәнгать тә кирәк, әмма чамасын белеп кенә. Бик уңайлы креслога утырып, берәр кызык сериал карау – шәп ял. Әмма заманча сәнгать ял өчен түгел, Ул бераз башка төр ләззәткә басым ясый. Бу интеллектуаль уен рәхәте, күңелдә әле нәрсәнеңдер селкенә алуын, җәмгыять һәм үзең корган чикләрне капшап карап, алардан чыга алу мөмкинлеген тоюдан туган рәхәтлек. Син заманча сәнгать музеена моңарчы белмәгән әйберне белер һәм шул белүдән үзең белән ниндидер яңа әйбер булсын өчен барасың. Ә ниндидер яңа әйбер булсын өчен рәссам аннан беркем дә көтмәгән сәер әйбер эшләргә тиеш. Һәм шул мизгелдә тамашачы бер мәлгә булса да туктап калачак һәм аның күңелен уй телеп үтәчәк:

Мин аңламыйм... Нәрсә бу? Нишләп ул шундый?

Һәм нәкъ менә шушы мизгелдә иң кызыгы башлана да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев