Логотип Идель
Бу – тема!

ЗАМАНЧА РӘСЕМ СӘНГАТЕ: ИНСТАГРАМДАГЫ 5 ТАЛАНТЛЫ РӘССАМ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ

Рәсем, кисточка, карандаш, мольберт, палитра кебек сүзләр белән якыннан таныш кешеләргә бу язма ошар, дип өметләнәм. Кайсыларыгыз хәзерге заман сәнгатен ярата? Сезне биредә Инстаграмда популяр булган заманча рәссамнәрнең аккаунтлары белән таныштырырга булдык. Бәлки кереп, язылып чыгарсың да, илһам килер үзеңә.

Отавио һәм Густаво Пандольфо 

Бразилияле туганнар Отавио белән Густаво Пандольфо мураллар ясау белән шөгыльләнә. Аларның эшләрендә һәрвакыт диярлек үзләре уйлап тапкан олы-олы кешеләрне күрергә була. Егетләр инде күптәннән популяр. Мәсәлән, 2015 елда Vulica Brasil фестивале кысаларында алар Минсктагы Бразилия илчелеге бинасы диварында йокы киемен кигән сары гигантны тәкъдим иткәннәр. Сәер, әмма матур төсләргә буялган диварлар күрәсең килсә, аларга язылып, күзәтеп бар.

Нина Колчицкая

Нина – француз рәссаме. Башта аның аккаунтына эләккәч, бернинди «вау» диярлек әйбер дә юк сыман тоела. Әмма аның иҗаты белән якыннанрак танышсаң, аның дөньясына кереп батасың. Эш шунда ки, Нина йомшак төсләр кулланып, бәхет, сөенеч һәм яктылык кебек хисләрне сурәтли. Аның рәсемнәрендә еш кына чәчәкләр, күк йөзе, кеше силуэтларын күрергә була. Вакыты-вакыты белән аның геройлары фәрештәләрне хәтерләтә.

Катарина Пуритчер 

Катарина – алман рәссаме, тик картиналарында Парижны сурәтли. Кыз ул мәхәббәт шәһәренә үлеп гашыйк! Нәкъ менә Парижга килгәч, Катарина үзен чын рәссам итеп таныта. Еш кына аның рәсемнәре акварель, акрил буяулар, пастель белән ясалган. Алар вакыт-вакыт ниндидер нокта куелмаган әсәрне хәтерләтә. Яхшылап карасаң, рәсемнәрдә Париж урамнарын, йортларын күрергә була. Ә иң мөһиме – бу картиналарда романтик атмосфера хөкем сөрә.

Даниэлла Джонс 

Бу рәссам – Испаниядән. Миңа Даниэлланың кайбер картиналары Сальвадор Далиның иҗатын хәтерләтә сыман. Яшь кыз гаҗәеп төсләр куллана: көрән, куе кызыл, зәңгәрсу, беж, саргылт... Күп кенә Даниэлланың рәсемнәрендә фламенко биюче кызлар, испанлы кыз белән егет образлары, шулай ук атлар, үсемлекләр һәм кошлар сурәтләнә.

Алешандре Фарту

Алешандре – Португалиядә яшәүче урам рәссамы. Ул кешеләргә үзенчәлекле һәм кабатланмас перфоратор остасы буларак таныш. Сәер яңгырый, әмма Алешандре дрель ярдәмендә диварларда рәсем калдыра. Рәссам танылган кешеләрнең сурәтләрен ясый. Мәскәүдә дә аның берничә эшен күрергә була: Герман Гессе һәм Владимир Маяковский сурәтләре. Алешандре күргәзмәләргә дә йөри. Ул ясаган кечкенә сурәтләрне реклама стендларында, ишекләрдә танып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев