Логотип Идель
Бу – тема!

ЗАМАНЧА МӘГАРИФ – ҺӘРКЕМ ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР КИҢЛЕГЕ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

20 августта Актаныш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Киңәшмә «Татарстан Республикасында заманча мәгариф – һәркем өчен мөмкинлекләр киңлеге» дигән темага багышланды. Конференциягә республиканың төрле районнарыннан үз эшләренә тугры булган укытучылар, тәрбиячеләр җыелды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры Илсур Һадиуллин, Мәгариф һәм Фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы вәкилләре һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

Конференция вакытында узган уку елына йомгаклар ясалды, киләсе 2021-2022 уку елына бурычлар куелды. Киңәшмә барышында Мәгариф һәм Фән министры Илсур Һадиуллин гомуми белем бирү системасының мөһим принципларын яңгыратты:

«Гомуми белем бирү системасының төп принципларының берсе – республикабызның дәүләт телен һәм туган телләрне өйрәнү, туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру, милли сәясәтне гамәлгә ашыру», – диде ул. Министр шулай ук 2022 елның 1 сентябреннән татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылачагын да искәртте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә, мәктәпкәчә белем бирүгә аерым игътибар бирергә кушты. Туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләсен шәхси контрольдә тотарга кирәк икәнлек турында әйтеп үтте.

Быелгы август киңәшмәсе тагын шул ягы белән истәлекле: Актанышның үзендә «Адымнар» полилингваль мәктәбе ачылды. Шул уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев