Логотип Идель
Бу – тема!

«ҮЗ ИЛЕМДӘ – ҮЗ КӨЕМ»: НӘТИҖӘЛӘР!

«Тәртип» радиосы күптән түгел «Үз илемдә – үз көем» бәйгесен игълан иткән иде. Бәйгенең максаты –  халкыбызның онытыла барган җырларын музыка уен коралларына кушылып җырлау.

Бәйгегә якынча 100 эш килгән. Географиясе аеруча куандыра. Мәскәү шәһәреннән, Пермь, Киров өлкәләреннән, Башкортстаннан да милләттәшләребез үз эшләрен җибәргәннәр. Шунсы кызык, бәйге 6 яшьтән башланса да, иң өлкән катнашучыга 78 яшь булган.

Бүләкләргә килгәндә, 3 нче урын – 5000 сум, 2 нче урын – 10 000 сум, 1 нче урын – 15 000 сум, ә ГРАН-ПРИ 20 000 сум алачак.

Иң актив катнашкан район аерым игътибарга лаек, минемчә, ул да булса Тукай яклары, Арча районы. Хәтта җиңүчеләребез дә Арча якларыннан.

Балаларның иҗатлары бу бәйгедә аерым урын алып тора. Шуңа да Венера Шәмиева махсус бүләкләрне Питрәчтән Кирилл Спичковка һәм Яр Чаллыдан Илназ Харисовка тапшырды.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә жюри әгъзаләре онытылган һәм шул ук вакытта репертуарга кайтарып була торган җырларга игътибар иткәннәр. Һәм шулай итеп җиңүчеләр:

3 урын – Ильмира Заһидуллина (Арча), «Бик еш кайтам» җыры;

2 урын – Ренат Закиров (Кама Тамагы), «Тугайларым» җыры;

1 урын – Гөлия Мөхәрләмова (Балык Бистәсе), «Гөлбакча» җыры;

ГРАН-ПРИ – Галия Камалова (Биектау), «Уел» җырлары булды.  

Галия Камалова:

– «Уел» җыры минем кечкенәдән тыңлап үскән җырларымның берсе. Тракторларда, машиналар йөрткәндә гел радио тыңлый идем. Аннан «Балкыш» фестивалендә катнаша-катнаша, шулай «Тәртип» радиосына да килеп кушылдым. Тәртип радиосына безне шулай чакырып, беренче ГРАН-ПРИ биргәннәре өчен бик зур рәхмәт.

Беренче тапкыр үткәрелүенә дә карамастан, «Үз илемдә – үз көем»нең киләчәге бар: киләсе елларда да географиясен тагын да зурайтыр дигән өметтә калыйк.

Рәзилә ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев