Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫРЛА ҖЫРЛА, ДИП ӘЙТӘСЕЗ: НИ ӨЧЕН СИН ҖЫРЛЫЙ БАШЛАРГА ТИЕШ?

Караоке, вокал мәктәпләре – җырларга теләүчеләр һәм өйрәнүчеләр саны бүген артканнан-арта бара. Бу – мода шаукымы гынамы икән соң? Юк. Белгечләр фикеренчә, җырлау – кешегә, чын мәгънәсендә, «яшәргә ярдәм итә».

Кайбер кешеләр үзләренең җырларга яратуын белми дә. Җырларга яратмыйм, дип уйлаучыларның күбесе машинада барганда радиодан яңгыраган җырга кушылып җырлый, ашарга пешергәндә нидер көйләп йөри, кыскасы, җыр-моң һәр кешенең тормышында мөһим урын алып тора.

21нче гасыр кешесе кырмыска оясыдай ыгы-зыгылы тормышта, шау-шу эчендә яши, сәгатьләр буе компьютер каршында утыра, ә җырлау безне тамырларыбызга кайтара, кәефне күтәрә, энергия тупларга ярдәм итә.

Тавыш – иң борынгы коммуникация чарасы. Галимнәр фикеренчә, җырлау сөйләмгә караганда иртәрәк барлыкка килгән, аның прообразы булып торган.

Борынгылыкта община кысаларында җыр – коллектив кыйммәтләргә якынаю юлы булган. Җырлауда «фальш» дигән әйбер ул вакытта бөтенләй булмый, җырлауны артистлык эшчәнлеге буларак билгеләү – чагыштырмача яшь күренеш.

Җырлауда нәрсә мөһим?

Әлбәттә, тавыш чисталыгы, ритмны тоя белү – бик мөһим, тик җырлау процессында эмоцияләрнең әһәмиятен дә истән чыгармаска кирәк. Теорияне өйрәнү, кагыйдәләрне ятлау – вакыт эше, аңа өйрәнергә була, ә менә эмоцияләрне тартып чыгару күпкә кыенрак булырга мөмкин, шуңа үзеңнең тавышыңнан оялмаска һәм җырлаганда максималь рәвештә ихласлыкны сакларга кирәк.

Без гадәти аралашу барышында үз хис-кичерешләребезне тулаем күрсәтергә, ачылырга оялырга мөмкинбез, тик җыр кешегә ирек бирә – тыймаска һәм үзеңне иркен тотарга.

Һәр кешенең тавышы – уникаль һәм кабатланмас. Билгеле җырчының тавышына охшатып җырларга тырышу – урынсыз, иң мөһиме – үз тавышыңны тоярга өйрәнү.

Җырлау процессы организмның һәр күзәнәген диярлек эшкә җигә. Тавыш вибрацияләре безне тулаем урап ала. Бу – психологик һәм физиологик феномен.

Җырлау – йокысызлык, гырлауны дәвалауда уңышлы методика буларак та кулланыла.

Һәм иң мөһиме, галимнәр фикеренчә, тавышы белән идарә итәргә өйрәнгән кеше үз-үзе белән идарә итәргә, уйларын тәртипкә китерергә өйрәнә ала.

Димәк, җырлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев