Логотип Идель
Бу – тема!

«ЙОСЫФ»: НӘФЕС, КӨНЧЕЛЕК, МӘХӘББӘТ ҺӘМ САБЫРЛЫК

15-16 июнь көннәрендә Кариев театры Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәренә нигезләнеп әзерләнгән  «Йосыф» спектаклен тәкъдим итте. Сәхнә әсәре геройның балачагы, Мисырда патша, аннан пәйгамбәр булып җитүен күрсәтә.

Мәхәббәт, нәфес һәм көнчелек... Спектакль кешелекнең кимчелекләрен, кара көчләр белән сыналуын, эчендәге яхшы һәм явыз башлангычларның көрәшүен тәфсилләп күрсәтә. Шушы  яманлыкны бары сабырлык һәм иман гына җиңеп чыга ала.

«Спектакльнең асылы  – яшь тамашачыларга һәр кешенең күңелендә яктылыкка һәм изгелеккә урын барын искәртү, бу хакта без тормыш агымында онытып кына җибәрәбез. Ләкин иман һәм борынгы ядкәрләр безгә юл күрсәтә ала. Көчле рухлы һәм ышандыру сәләтенә ия Йосыф бүгенге катлаулы дөньяда да безнең өчен яхшылык үрнәге булып тора», – ди спектакльнең режиссёры, Россиянең атказанган артисты, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. 

Поэма тексты спектакльдә аз кулланылган, күбрәк хореографияга өстенлек бирелгән. Әсәрнең фикеренә тамашачы мөнәҗәтләр, биюләр, җанлы музыка, ут атмосферасы һәм Коръәннән алынган цитаталар аша төшенергә тиеш. Залда утыручы  Йосыфны кызгана да, чын күңеленнән аның өчен шатлана да.

Йосыф ролен уйнаучы яшь, талантлы Илсаф Нәҗипов сүзләренчә, бу персонажны тәкъдим иткәч, аңа иң авыры Йосыфны аңлау, аның хис-кичерешләрен тою, сәхнә ярдәмендә ачарга тырышу булган. Спектакльгә әзерләнгәндә, артист Йосыфның тормышына кагылышлы китаплар белән танышып чыккан. Гомумән, спектакльнең әзерлек эшләре 4 ай барган. Шушы вакыт эчендә команда хәзрәтләр белән дә киңәшләшкән, Коръәнгә дә мөрәҗәгать иткән. Кыскасы, Йосыф пәйгамбәрнең бөеклеген һәм сабырлыгын күрсәтер өчен, алар бөтен көчләрен куйган.  

«Йосыфны уйныйсымны белгәч, зур җаваплылык хисе кичердем. Йосыф ролен уйнау өчен тормыш тәҗрибәм, әлбәттә, җитми инде. Әсәрне укыгач, күп кенә сораулар туды, андагы хәлләрне күз алдына да китерә алмыйм мин», ди Илсаф.

Спектакльдә аерым игътибар деталь һәм символларга бирелгән. Кара киемнән явыз көлеп, бөгелеп-сыгылып биюче, кешеләрне кара тасмаларга ураучы шайтан гына ни тора бит! Ул Йосыфның агайларын начар юлга бастыра, Йосыфның үзен һәм Зөләйханы вәсвәсәләндереп,  гөнаһка этәрмәкче була.  Сәхнәдә Йосыфның әтисе, Ягъкуб картның сукыраюы да аерып күрсәтелгән: аның йөзенә ак җәймә каплана.  

«Йосыф» спектаклендә мәхәббәт темасы, ниндидер эпизодлар төшереп калдырылса да,  әсәр белән таныш булмаган кешеләр аны барыбер аңлап, үзләре өчен ниндидер нәтиҗә ясаячак. Ә яшьләр һәм яшүсмерләр өчен бу премьераның әһәмияте тагын да зуррак булырга тиештер. Чөнки Йосыф үзенең миһербанлыгы, сабырлыгы, олы йөрәкле һәм Аллаһка якын булуы белән күпләргә үрнәк.

Фотолар Г.Кариев театрының рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев