Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖЫЛАК» ФИЛЬМЫ: ӘЗҺӘР ШАКИРОВ ТУРЫНДАГЫ КИНОНЫ ЯШЬЛӘР АҢЛАРМЫ?

Режиссёр Алмаз Нургалиев Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының легендар артисты Әзһәр Шакиров турында «Җылак» фильмын тәкъдим итте. Фильм «йөгереп кенә» артистның тормыш юлын, иҗатка килүен сурәтли.

Башта, режиссер сүзләренчә, «Җылак» документаль фильм итеп уйланыла. Ләкин соңрак нәфис фильм төшерергә карар кабул ителә. Фильм Әзһәр Шакировның автобиографик китабына нигезләнгән. Кино беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Чыннан да, экранда күпләребез кечкенәдән белгән Әзһәр абыйның шәхескә әверелүен күзәтү – аның кечкенә, үсмер һәм урта яшьтәге чагын күрү тирән тәэсир калдыра. Ә ул тарихны күренекле артистның үзе белән бер залда карау – икеләтә горурлык! Менә, янәсе, Әзһәр абый белән бергәләп аның турында фильм карыйбыз да, аның тарихын тыңлыйбыз.

«Бу фильмда кеше язмышы ачыла. Бу – ни өчен дөнья үзгәрергә тиеш һәм һәр кеше аны ничек үзгәртергә тиеш дигән сорауга җавап эзләү», – дип бүлеште фильм алдыннан Әзһәр абый.

Әйе, бу фильм тамашачыны артистның авыр, кайгылы тормыш юлы белән таныштыра. Сүз уңаеннан, сеанска гел «җылаклар» җыелган булып чыкты бит. Күз яше чыгармаган кеше булдымы икән? Режиссер күңелгә үтәрлек, әмма шул ук вакытта «коры» итеп чынбарлыкны җиткерә алды дияргә мөмкин. Тамашачы үзе аша үткәрә алган икән, димәк, фильм килеп чыккан!

Ә нигә фильм нәкъ менә «Җылак» дип атала соң? Җылак дип Әзһәр абыйны тамашачы үзе атаган да инде. Бу турыда монологта да ишетергә мөмкин.

«Җылак» фильмы «Время кино» питчингында катнашкан. Шулай ук ул РФ Президентының Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Алтын тәлинкә» кинопремиясе каталогына керәчәк дип җиткерделәр. Фильм «Время кино» катнашында күрсәтелде. 

Әлбәттә, бернәрсә дә камил бармый, һәрнәрсәдә дә нидер җитеп, я булмаса, аңлашылып бетми кала. Әйтик, киң тамашачы, күбрәк хәзерге яшьләр күренекле шәхеснең тормыш юлын бөтенләй белми, Әзһәр абыйны спектакльләрдә генә күреп танырга мөмкин, анысы яшерен-батырын түгел. Шуңа күрә бу фильмны караган очракта да, җепләр буталырга, кайбер эпизодларда өзелеп калырга да бик мөмкин. Фильмны карау өчен яхшы әзерләнеп килергә кирәктер дип уйлыйм мин үзем.

Беләсезме бу фильмда миңа нәрсә аеруча ошады? Режиссерның актерлар составын дөрес сайлавы. Бу тарихта инде күзләр күреп ияләнгән актерлар юк иде. Алар төрле театрлардан «иләп» алынган. Һәм шундый оста уйныйлар, бернинди ясалмалык юк! Фильмда дүрт Әзһәр катнаша. Төп герой – Әзһәр абый Шакиров үзе. Фильм аның монологы белән башланып, аның белән үк бетә. Моннан тыш, артистның балачагын Әтнә театры артистлары Алинә һәм Дамир Сидеевларның улы Галиәсгар Сидеев уйный. Яшүсмер Әзһәр ролен талантлы Туймазы театры артисты Илназ Гаффановка биргәннәр. Урта яшьтәге Шакировны исә «Нур» театры артисты Айнур Баянов башкара. Миңа калса, бик уңышлы килеп чыккан.

Фильм Арча, Кукмара, Мамадыш һәм Минзәлә якларында төшерелгән. Ямь-яшел болын-кырлар, авыл өйләре, кояшлы балачак – шундый рәхәт хатирә кебек. Тик кабатлап шуны әйтәсе килә, фильмны дөрес бәяләү өчен шәхеснең тормыш һәм иҗат юлын яхшы белү кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев