Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙГЕ РОМАНТИКА: YOUNG ADULT ЯКИ ЯШҮСМЕРЛӘР ӘДӘБИЯТЫ ИСЕМЛЕГЕ

Язмада җәй өчен шәп китаплар исемлеген төзедек. Әлеге young adult яки яшүсмерләр әдәбиятын озын юлда барганда, пляжда кызынганда яисә нишләргә белмәгәндә укырга тәкъдим итәбез. Бүгенге көндә алар зур популярлык казанган.

«Время всегда хорошее» Е.Пастернак, А. Жвалевский

2018 елда яшәүче кыз 1980 елга эләксә, нәрсә булыр? Ә 1980 елдагы малай аның урынына күчсә? Кайда яхшырак соң? Компьютерлар һәм гаджетлар заманындамы, әллә инде китаплар укып, дуслар белән ишегалдында көнозын уйнаган чордамы? Ә бәлки, һәр заман үзенчә яхшыдыр, бәлки, барысы да синең үзеңнән торадыр? Бу сорауларга җавапларны шушы китапта таба аласың.

«36 вопросов, чтобы влюбиться» З.Кузнецова

Бер-береңә тиз вакыт эчендә гашыйк булу мөмкинме? Бу җиңел тарихның геройлары нәкъ шуны тикшереп карарга уйлый. Бер теория буенча, таныш булмаган кешеләр бергәләп 36 сорауга җавап бирсә, алар бер-берсенә гашыйк була икән. Югары сыйныф укучылары  шушы экспериментны майтарып чыгарга тели, ләкин барысы да диярлек план буенча бармый. Ни өчен шулай? Ә менә анысын укыгач белерсең. Кыскасы, күңелле вакыт уздыру сиңа гарантияләнгән!

«Щепотка магии» М. Харрисон

Бу тарихны укып, кечкенә чактагы хатирәләргә чумарга мөмкин: дәү әни, апалар, әле тагын ниндидер бер тылсымлы көч... Бу әкият сиңа гаилә серләре, риваятьләр турында сөйләр. Монда сурәтләнгән вакыйга игелекле, ярдәмчел һәм кайгыртучан булырга өнди.

«ХОХО. Целую. Обнимаю» О.Акси

Дженниның тормышы музыка һәм мәктәпкә бүленә. Тик бервакыт ул Джеваны, Кореяның текә k-pop төркеме катнашучысын очрата. Кыз белән егет арасында хисләр барлыкка килә. Тик Джева контракт шартлары буенча беркем белән дә очрашып йөри алмый шул...

«Звезда имени тебя» Л.Кутузова

Монда бик эчкерсез һәм якты вакыйга сурәтләнә. Үзен акыллы, әмма ямьсез дип санаучы Лида кинәт «чәчәк ата». Китапта беренче мәхәббәт шатлыгы, яшүсмер кызның шәхси үсеше күрсәтелгән. Әсәрне укыганда, могҗиза килеп чыгуына ышанасың.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев