Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

15нче гыйнвар көнне Габдулла Кариев театры сәхнәсендә 2019нчы елның язында зур фестиваль белән башланып киткән «Әйдә, ШаяРТ»ның финалы узды. Финалда «Мөслим кырмыскасы» (Мөслим), «Алсу» (Арча), «Понаехали» (Мәскәү), «Эремчек» (Балтач), «Биш бармак» (Мамадыш) командалары көч сынашты.

Ярыш башында командалар, жюри һәм барлык тамашачылар аягүрә басып 2019нчы ел азагында бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән, татар юморын үстерү һәм танытуга зур өлеш керткән шәхесләрне, Маузер Гыйниятуллин, Фәридә Таштабанова һәм Ильяс Хасановны искә алдылар. 

Моңсу нотада башланып китсә дә, фестиваль күңелле рухта дәвам итте, финал икәнен яхшы тоемларга була иде, командалар бу юлы барлык көчләрне эшкә җиккәннәр: инде биш ел уйнап килүче, тик алдагы уеннарда бер кешедән генә торган «Биш бармак» финалда тулы составта иде, «Алсу», рәвеш өчен генә басып торган булса да, тулы бер оркестр белән чыгыш ясады, сезон буе битараф йөз белән чыгыш ясаган «Эремчек»некеләр дә финал шаукымыннан читтә калмаган: «драйв» өчен алар чын рок йолдызларча гитараны ваттылар.

«ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, чын мәгънәсендә, финалның "йолдызы" иде. Аның турында шаярту, төрттерүләрсез чыгышлар булмады да бугай. Азакта жюри әгъзасы "түзмәде", көлемсерәп кенә "җитәр инде минем турында шаяртырга" – дип үз "дәгъвасын" белдереп алды.

Ә нәтиҗәләр исә шундый:

1нче урын – «Алсу» һәм «Биш бармак»

2нче урын – «Понаехали»

3нче урын – «Эремчек»

4нче урын – «Мөслим кырмыскасы»

Инде күпме вакыт янәшә иңне-иңгә куеп уйнаган командалар арасында җылы мөнәсәбтләр урнашканы, аларның бер-берсенә хөрмәт белән караулары күренеп тора: «Эремчек»некеләр халык таралыша башлагач та, «Мөслим кырмыскалары»н юатып йөрделәр. Тамаша тәмамлангач, катнашучыларның озак вакыт сәхнәдән китми, бер-берсен котлау, юатулары «Әйдә, шаяРТ»ны үзенә күрә зур, тату гаилә буларак күрсәтте.

Киләчәктә дә бу матур чара безне сөендерсен, үзенең географиясен тагын да киңәйтсен иде дигән теләктә калыйк!

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев