ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЗАМАНЧА КИТАПЛАР
Бу язмада без сиңа төрле илләр язучыларының иң яхшы әсәрләрен тәкъдим итәбез. Биредәге китаплар сиңа әти-әниең һәм дусларың белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк һәм яңа үрләрне яуларга илһамландырачак.
1. «Дом, в котором…» – Мариам Петросян
Романның төп геройлары – интернатта яшәүче яшүсмерләр. Алар арасында лидерлар, неформаллар һәм барысы белән дә дуслашырга теләүчеләр бар. Китапта яшүсмерләр тормышыннан күп кенә катлаулы хәлләр күрсәтелгән. Роман 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кызыклы булачак.
2. «Чудо» / «Wonder» – Ракель Паласио
Китап бишенче сыйныф укучысы Август турында сөйли. Августка генетик авыру аркасында йөзенә 27 операция ясалган. Ул компьютер уеннарын һәм этен ярата. Бу китап юмор, чын дуслык һәм игелек турында. Әсәрне уку 14 яшьтән соң кызык булачак.
3. «Правдивая история Федерико Рафинелли» – Антон Соя
Клоун Федерико һәм Надираның мәхәббәте турындагы «коточкыч» әкият 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләргә туры киләчәк. Әсәр кырыс һәм куркыныч дөньяда чын хисләрне саклап кала алу турында сөйли.
4. «Разноцветный снег» – Наталия Волкова
Ә монысы мавыктыргыч квест кебек. Төп геройлар – әдәби түгәрәккә йөрүче балалар. Аларга анда даими рәвештә сәер биремнәр бирәләр. Әсәрдә чын тарихи тикшерү, гаделлекне торгызу эшләре бара.
5. «Первая работа» – Юлия Кузнецова
Маша исемле яшүсмер Барселонада стажировка үтәргә хыяллана, әмма әти-әниләре моны кыйммәт, дип саный. Шуңа күрә алар аңа икенче вариант тәкъдим итәләр – алты яшьлек Даша өчен испан теле буенча репетитор булу. Шулай итеп, Маша кыз белән шөгыльләнгәндә, үзе өчен бик күп яңалыклар ача, телне яхшырта, ә иң мөһиме – үз хыялына ирешә.
6. «Жутко громко и запредельно близко» / «Еxtremely loud and incredibly close» – Джонатан Фоер
Бу китапны укымый калырга ярамый! Төп герой Оскарның әтисе 2001 елның 11 сентябрендә Игезәкләр манарасының берсендә терактта вафат була. Оскар бу кайгы белән детектив уен ярдәмендә килешергә тели: әтисе аңа нинди ачкыч калдырган? Эзләүләр вакытында Оскарны төрле кешеләр белән күрешүләр көтә. Геройга 9 гына яшь, тик бу китап 14 яшьтән өлкәнрәк булган яшүсмерләр өчен яхшы булачак.
7. «Уличный кот по имени Боб» / «A Street Cat Named Bob» – Джеймс Боуэн
Әлеге әсәр җирән песинең йортсыз музыкантның гомерен саклап калуы турында сөйли. Песи гел музыкантның янында чын сакчы кебек йөри, аңа төрле проблемалардан котылырга, яңача тормыш башларга ярдәм итә. Әсәрне укыгач, тормыш турында уйлана башлаячаксың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев