Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ФЭНТЕЗИ: МОГҖИЗАЛЫ ФИЛЬМНАР

Супермен, Бэтмен, Спайдермен... боларны кайсы яшүсмер генә яратмый икән? Бүгенге көндә могҗизалы фильмнар яшьләр арасында бик популяр. Шуларның иң кызыклыларын без сезгә дә тәкъдим итәбез. (Дуслар, әлеге фильмнар җентекләп сайланды, шуңа күрә сезгә бик ошар дип өметләнәбез. Рәхәтләнеп карагыз!)

Волшебный лагерь (2020) / Magic Camp

Уңышсызлыкка дучар булган фокусчыга балалар лагерена урнашырга һәм тылсымчылар бәйгесе өчен команда тупларга тәкъдим итәләр. Фильм кызыклы хәлләргә бай. Карый башлагач, ә соңыннан нәрсә булыр икән, дип уйлыйсың.

Рождённый стать королем (2019) / The Kid Who Would Be King

Беренче карашка 12 яшьлек Александр Эллиот – гади егет.  Урамда йөргәндә, Александр таштан чыгып торган кылычны таба. Коралны тартып алып, малай Тылсымлы ил патшасына әверелә. Алда геройны гаделлек өчен бик авыр көрәш көтә.

Дом странных детей Мисс Перегрин (2016) / Miss Peregrine's Home for Peculiar Children

Бабай үзенең оныгына яшь вакытларында кичергән хәлләр һәм сәер балалар приюты турында сөйли. Ул приютның нәрсәсе гаҗәеп һәм куркыныч соң? Мисс Перегрин нәрсәдән коткарып калмакчы була? Җавапларны фильмда таба аласыз.

Таймлесс (2013 - 2016) / Rubinrot 

Ә монда исә төп геройны Гвендолин исемле кыз уйный. Ул гадәти түгел: Гвендолин әбисеннән вакыт аралыгында сәяхәт итү сәләтен алган. Бераздан кыз үзенең генә андый сәләткә ия түгеллеген белеп ала. Моннан тыш, вакыт аралыгында сәяхәт итүчеләргә ау игълан ителгән булып чыга. Гвендолинны алда ни көтә соң?

Тёмные отражения (2018) / The Darkest Minds

Фильм гадәттән тыш көчкә ия булган балалар лагере турында бара. Билгесез авыру Американың 98% кече буынын үтерә, һәм хөкүмәт боерыгы буенча, аларның калган 2%ы махсус лагерьга урнаштырыла. Шундый лагерьдан 16 яшьлек кыз кача. Ул хакимият эзәрлекләвеннән качып йөрүче башка балалар төркеменә кушыла.

Шазам (2019) / Shazam

Бу Дэвид Сандбергның комедия жанрындагы супергерой фильмы DC комиксларының серияләренә нигезләнгән. Фильмда без 14 яшьлек Биллиның борынгы тылсымчы ярдәмендә алган сәләтләре белән идарә итәргә өйрәнүен күрәбез. Биллига супергеройга әверелер өчен бары тик «Шазам»  дию дә җитә. Егетнең алдында зур мөмкинлекләр ята, әмма ул үз көче белән идарә итәргә өйрәнгән вакытта, шәһәргә явыз табиб Таддеус Сиван килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев