Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘР КҮЗЛЕГЕННӘН: ХЫЯЛДАГЫ МӘКТӘП НИНДИ УЛ?

Мәктәптә укыганда, барыбызның да идеаль мәктәп турында хыялланганы булгандыр. Эх, менә чит илдәге сыман бездә дә матур-матур сыйныфлар, аерым парталар, ашханәдә кинодагы кебек гамбургерлар, тәмле соклар булсын иде дигәнегез бар идеме?

Беркөн автобуста барганда, мәктәп балаларының шул хакта сөйләшкәнен ишетергә туры килде. Юк, юк, мин аларны махсус тыңлап бармадым, алар кычкырып сөйләшәләр иде. Аларның хыялында дәресләр 30 минут чамасы гына бара, биремнәрне дәфтәрдә түгел, ә планшет яисә смартфонда гына эшләргә ярый, ә «2» билгесен бөтенләй куймыйлар.

Әйе, мәктәпләргә бераз үзгәрешләр кертелсен иде ул. Мәсәлән, ашханәләрдә ашау, түгәрәкләргә йөрү бушка булсын иде. Күп кенә укучылар мәктәптәге физкультура дәресләренә бөтенләй әһәмият бирмиләр. Физкультура дәресләре чаңгыда шуу һәм нормативларны тапшыру белән генә чикләнмичә, башкачарак та үтә башласын иде. Әйтик, бассейнда йөзү, тимераякта шуу яисә башка төр спорт белән шөгыльләнү дә игътибарга алынса, балалар зур кызыксыну белән физкультура дәресләренә йөри башалаячак. Шулай ук, башка дәресләр дә креатив форматта уздырылса, күпме балада укуга карата мәхәббәт артачак. Яңа гына институт бетереп килгән яшь укытучылар нәкъ шулай эшли дә. Алар дәресләрне уздыру тәртибенә заманча карый. Әйтик, инглиз телен ниндидер фильмнар аша өйрәтәләр, электрон вариантта сайтлар ачып, укучыларга кызыклы өстәмә биремнәр әзерлиләр. Бу сезгә математика дәресендә «ФИПИ» биремнәрен генә эшләп, коточкыч мәсәләләр чишеп утыру түгел инде.  

Ә шулай да, хәзерге яшүсмерләр өчен идеаль мәктәп нинди икән соң ул? Алар нинди үзгәрешләр кертер иде микән? Бу турыда укучылар үзләре җавап бирсен әле.

Алия (11 яшь):

«Минем хыялымдагы мәктәптә кайбер дәресләр кояшлы, җылы көннәрдә урамда, пыяла сыйныфларда узалар. Мәктәптә гардероб урынына һәрберебезнең йозаклы, матур шкафлары бар, чөнки 11 сыйныф укучылары – шундый зур, киемнәрне элгәндә, бәреп китәргә дә мөмкинләр».

Динар (16 яшь):

«Минем өчен идеаль мәктәп – дәресләр арасында ял итү өчен берәр аерым бүлмә һәм күбрәк физкультура дәресләре булу. Шулай ук, хыялдагы мәктәп өчен, мәктәптә футбол яки баскетбол командасы оешу җитми».  

Диана (14 яшь):

«Минемчә, идеаль мәктәптә һәрбер укучы үзе теләгән дәресләрне сайлый ала. Ашханәләр зур һәм якты, ә ял итәргә теләгәннәр өчен махсус бүлмәләр бар, анда компьютерда уеннар уйнап, фильмнар карап була».

Укытучы фикере дә бездә кызыксыну уятты. Укытучы өчен идеаль мәктәп нинди?

Гүзәл Идрисова (Яр Чаллы шәhәренең 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы):

«Хыялдагы мәктәпнең һәр сыйныфта укучы балалар саны 20дән артмый, дәресләр 9:00 да башланып, 14:00 га кадәр бара. 10 сыйныфка калган балалар өчен, математика фәненнән аерым программа төзелгән, ягъни балага киләчәктә математика кирәкмәячәк икән, ул аны башка китап, җайлаштырылган материал буенча гына укуын дәвам итәчәк. 

Без укыганда, миңа физкультура дәресләре ошамый иде. Шулкадәр күңелсез уза иде алар, хәтта керәсе дә килми иде. Физкультурага, спортка балаларның кызыксынуы артсын өчен,  берәр төрле үзенчәлекле программа булдырырга кирәк дип уйлыйм».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев