Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР КӨНЕ 2022: ЭКСТРИМ, МУЗЫКА ҺӘМ АМЕРИКА ВАЙБЫ

26 июнь көне Казанда «Яшьләр көне» гөрләп узды. Бәйрәмнең төп чаралары Миллениум күпере астындагы «Урам» экстрим паркында оештырылды. Иртәнге 10:00 башлап төнгә кадәр бөтен территория буенча төрле чаралалар, остаханәләр, спорт ярышлары узды. Шулай төрле оешмаларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Бу язмада без сезгә яшьләр көненең иң кызыклы мизгелләре һәм иң текә мәйданчыклар турында сөйләрбез. Киттек!

«Урам» паркына барганда ук анда узучы чараның яшьләр белән бәйле булуы аңлашылып тора иде. Чөнки Кермль яр буеннан ук паркка таба яшьләр, балалар агыла башлады, музыка ишетелә иде. Шунысы кызык, бу бәйрәмдә Америка сериаллары вайбы сизелә иде. Әйтерсең, без Казансу елгасы ярында түгел, ә Маями пляжында йөрибез. Бөтен җирдә скейт тоткан малайлар, кечкенә генә фургоннарда хот-доглар, туңдырмалар сатыла, шунда ук хип-хоп биючеләре ярыша, пикниклар уза. Нәкъ сериалларда күрсәтелә торган Америка вайбы, шулай бит? Шулай да бу бәйрәмнең Татарстанда үткәрелүенә кайтыйк.

– Бүгенге Яшьләр көне Татарстан тарихында иң масштаблысы. Бу елны без аны 3 көн бәйрәм итәбез: 25, 26 һәм 27 июнь көннәрендә. Шимбә көнне ул Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә уздырылды, ә 26 көнне Казанда гөрли. Яшьләр көнендә «Уличная культура» фестивале узу бәйрәмне Россия дәрәҗәсенә күтәрә. Чөнки бу фестиваль кысаларында Казанга илебезнең 50 регионыннан спортчылар, музыкантлар һәм башка иҗади, актив яшьләр җыелды. Бәйрәмнең иң мөһим ягы – барлык өлкә белән кызыксынучыларга да якын булган мәйданчыклар эшләү, аларның күплеге һәм югары сыйфатта булуы. Мондый масштаб бәйрәмне оештыруда Росмолодежь ярдәме булуы белән аңлатыла, чөнки биредә күп спикерлар, күп мәйданчыклар аларның ярдәме белән оештырылды. Казан яшьләр көнен мондый масштаб белән үткәрә торган,10 регионның берсе булды, – дип җиткерде Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Бәйрәмнең төп мәйданы итеп «Урам» экстрим паркы сайлануы да юкка түгел. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең киңәшчесе Егор Литвиненко «Урам» экстрим-паркы – урам мәдәнияте белән шөгыльләнүче барлык кешеләр өчен мөһим урын һәм күпләр монда шөгыльләнү өчен башка төбәкләрдән күчеп килә дип саный. Ә паркның зур мәйданы, экстремаль уен төрләре белән шөгыльләнә үткәрә алу мөмкинлеге мәйданчыклар булуы, аның яңалыгы һәм искиткеч матур җирдә урнашуы аның төп мәйдан булып эшләвенә өстәмә плюс булып торды.

Ә хәзер мәйданчыклар турында тулырак!

«Уличная классика»

Яшьләрнең монда килүенә төп сәбәпләрнең берсе – нәкъ менә «Уличная классика» фестивале. Шул фестивальне күрергә һәм катнашырга дип Казанга бөтен илдә күпләгән спортчы җыелды. «Уличная классика» урам мәдәнияте һәм экстрим-спорт фестивалендә катнашу өчен Россиянең 56 төбәгеннән 500 артык кеше гариза биргәннәр. Спортчылар берничә дисциплина буенча ярыштылар: скейтборд, баскетбол, BMX, паркур, кикскутер (самокат). Фестиваль программасында шулай ук белем бирү блогы да кертелгән иде. Бәйрәм башыннан ук әлеге өлкәдә уңышка казанган һәм популяр спикерлар яшь буын экстрим-спортчыларына үз тәҗрибәләре турында сөйләделәр.

ВКонтакте һәм KazanExpress

Мәйданның төп өлешен ВКонтакте социаль челтәренең «Другое Дело» квест уены алып торды. Парк территориясендә квест биремнәре белән махсус QR-кодлы нокталар куелды. Катнашучылар биремнәрне үтәгән өчен баллар алды һәм ул балларны махсус кибетләрдә бүләкләргә, сувенирларга, лимонад яисә баллы мамыкка алыштырып була иде.

Ә KazanExpress яшьләр көнендә фотосурәт бәйрәмен оештырды. Фотобудка булган кечкенә генә фургонда барлык теләүчеләр үзләрен модель һәм фотограф булырак сынадылар. Модельләр өчен махсус фон, ут, профессиональ фотограф булган кастинг оештырылган иде. Кыскасы, KazanExpress мәйданчыгы «Топ-модель по Татарстански»га әверелде.

Экстрималь булмаган спорт

Көн дәвамында «Урам» паркының махсус мәйданчыгында экстрималь булмаган спорт ярышлары да узды. Алар арасында Enter интернет журналы тарафыннан оештырылган өстәл теннисы, паркның махсус волейбол мәйданчыгында пляж волейболы турнирлары узды. Анда профессионал спортычылар гына түгел, ә һәрбер теләүче кеше үз көчен сынап карады.

Лекторийлар

Көн дәвамында «Урам» паркында көчле бирем бирү мәйданчыклары эшләде. Аларда волонтерлык, яшьләр өчен эшкә урнашу, финанс белеме һәм башка кызыклы темаларга сөйләштеләр.

Музыка

Бу көннең нәкъ менә яшьләрнеке булуын күрсәтүче төп корал музыка иде. Мәйданның бөтен нокталарында да заманча треклар, яшь башкаручылар яңгырады.Шулай ук кече сәхнәдә диджейлар көч сынаштылар, җырчылар һәм музыкантлар музыкаль импровизация оештырдылар. Бәйрәмдә күп кенә танылган музыкаль төркемнәр һәм җырчылар катнашты. Ә чараның хедлайнерлары – Иванушки International төркеме, Dava, МС Сенечка, Amirchik, Артем Кид, Didar иде. Ә яшьләр көненең иң көтеп алган кунагы Niletto иде. Нәкъ менә ул, үзенең якты чыгышы белән бәйрәмне тәмамлаучы артист булды.

Кыскасы, яшьләр көненең исеме җисеменә туры килде. Бәйрәм, чыннан да, яшьләрчә якты узды. Чаралар бер минутка да туктап тормадылар, музыка тынмады, кунаклар саны кичкә кадәр кимемәде, мәйданчыклар үз эшчәнлеген иртәдән алып кичкә кадәр башкардылар! Яшьләр көне-2022  кыздырды!

Фотолар ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев