Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛЕК, ВАЕМСЫЗЛЫК ҺӘМ ШУКЛЫК: ИЛДАР ХӘЙРУЛЛИН ШӘКЕРТЛӘРЕ СТУДЕНТЛАР ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында «Студентлар» спектаклен карап кайттык. Спектакль 4 курс студентлары тарафыннан уйналды. Ә сәхнәгә аны Казан театр училищесы педагогы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин чыгарды.

«Шулай 4 курс башланганда, без дипломда тәкъдим ителәчәк эшләребезне күрсәтә башлыйбыз. Театр – уйнау түгел, ул – бик зур хезмәт таләп итә торган һөнәр. Менә Наил Гаетбай әсәре буенча «Студентлар» спектаклен әзерләдем. Рус классикасыннан башка да булмый, һәм хәзер без «Дети Ванюшина» дигән бик җитди әсәр буенча эшлибез. Тиздән аны коймак кебек пешереп чыгаргач, сезне шушы кайнар коймакка чакырырбыз», –  диде курс җитәкчесе Илдар Хәйруллин.

Студент еллары – иң күңелле һәм иң рәхәт чактыр, мөгаен. Укыганда ул вакытлар алай ук кадерле һәм кызык булып тоелмый. Ә менә диплом алып, тулай      торактан соңгы чемоданыңны алып чыгып киткәндә, күңелгә моңсулык иңә. Ә инде еллар үткәч, студент чорының бер мизгелен генә искә төшергәч тә, йөрәк түрендә җылы булып куя. «Студентлар» спектакле дә әнә шундыйлардан. Ул – яшьлек, ваемсызлык, шаяру һәм шуклык белән тулы әсәр. Яшь артистлар әле студентлар гына булуларына карамастан, һәрберсе геройларның эчке дөньясын, холкын тулысынча итеп җиткерә, шул роль белән яши. Спектакльне караганда, үзем дә студент чакны сагынып, иллә дә рәхәт вакыт булган икән, дип утырдым. Артистлар бар нәрсәгә үз фикерләре һәм үз хис-кичерешләре булган студентларны, декан исеменә ирешергә теләүче Усман Сабировны бик матур башкара. Монда бөтен тулай торакта яшәүче студентларга да хас уртак кухняда аш пешерү, кичке 11дән соң вахтерша тавышын ишетү, тәрәзә аша бер-береңә керү сурәтләнә.

Геройлар тулай торакның кечкенә бүлмәсендә ахмак ситуациядә калу аркасында, ишекне ача алмый. Шулай бикләнеп күпме вакыт бергә утырганнан соң, яшьләр бүлмәдән үзгәреп чыга, катлаулы хәлне чишәргә тырыша. Әйтерсәң лә, анда җыелганнар бүлмәнең югалган ачкычын гына түгел, ә үз йөрәкләренең дә ачкычын табарга омтыла.

Егетләр, кызларның төрле төстән киенүе дә юкка түгел. Бу – студентлар образын тулыландыра торган мөһим элемент. Аларның аллы-гөлле киемнәре яшьлек, иреклелек, энергияне символлаштыра.

Илдар абый сәхнәдә «органичное существование» булырга тиеш, студентлар шуны булдыра алырмы, үзегез күрерсез, дигән иде. Булдырдылар! Минем әле «зурлар» уйнаган комедияләрдә дә моның кадәр көлгән юк иде. Киләчәктә бу артист буларак үсеп килүче яшьләрне зур-зур сәхнәләрдә күрергә язсын иде.

Юлия ДОРОШЕНКО фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев