Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР» СПЕКТАКЛЕ: ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫННАН ФЛИРТ, КЫЗ УРЛАУ ҺӘМ МӘХӘББӘТ АТМОСФЕРАСЫ

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләр белән Казанга килде. 14-16 февраль көннәрендә Камал театры сәхнәсенендә театр репертуарындагы иң яхшы спектакльләр –«Яшь йөрәкләр», «Болан» һәм «Капка» уйналды. Театр сөюче буларак, мин дә бу гастрольләрдән читтә калмадым – «Яшь йөрәкләр» әсәре буенча спектакль карап кайттым.

«Сәхнәдә бу спектакльләр уйналган көнне театрда бәйрәм хисе була – шуңа күрә шушы спектакльләр сайланды. Шушы бәйрәм хисен Казан тамашачысы белән дә уртаклашасыбыз килде», – дигән иде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Дөрестән дә, Казан тамашачысы өчен Чаллы театры гастрольләре җырлы-биюле, уенлы бәйрәм булып узды. 

Иң беренче итеп гастрольләрне «Яшь йөрәкләр» башлап җибәрде. Аның 14 февраль – Гашыйклар көнендә уйналуы бер дә очраклы түгел. Спектакльнең составында гел яшьләр дисәк тә була. Сәхнәдә шундый шаян, энергияләре ташып торган кыз-егетләрне күзәтү кәефне икеләтә күтәрә һәм ниндидер хислелек, мәхәббәт нотасы тамашачыга да күчә. Спектакль җыр-биюләр белән үрелеп бара. Яшь-яшь егетләр кызлар белән «флирт»лый, аулак өйгә килмәкче була. Ә кызлар, ничә гасыр үтсә дә, үзгәрми икән, дип утырдым. Алар, тиешенчә, ояла, кет-кет көлә һәм егетләрне үрти. Яшьлекнең иң гүзәл хисләре, әнә шундый эчкерсезлеге, шаярулары хәзерге көндә җитеп бетми шикелле...

Әйтеп узганча, төп рольләрдә – яшьләр. Сәхнәдә ике йөрәк – Хәйретдин белән Сәрби мәхәббәте күрсәтелә. Тыйнак һәм шаян холыклы бу егет, спектакльне карый башлагач ук, игътибарны үзенә ала. Хәйретдин сөйкемле һәм күңеленең эчкерсез булуы белән җәлеп итә. Егет әйткән сүзендә нык тора, үзенә нәрсә кирәген белә һәм башка кызлар белән «уйнап» йөрми.

Яраткан кызы Сәрби янына килгәч, Хәйретдин ничек каушап, калтыранып, кат-кат җөмләләрен төзеп, үз алдына сөйләнә бит, ә! Яшьләр шулай өйләнешергә вәгъдә бирә, әмма егетне сугышка алып китәләр. Менә шуннан соң инде уеннар, җырлар-биюләр онытыла. Сугышка китүне егет күңеле авыр кичерсә дә, ул бу турыда йөргән кызына сиздерми дә, зарланмый да.  

Спектакльдә истә калган тагын бер геройны билгеләп үтәсем килә. Бай малае Галимҗан, Хәйретдин сугышка киткәч, Сәрбине урлый. Кабахәт ролен башкарган артист шундый харизмалы икән! «Краш» артистлар исемлегенә кертәсе булыр. Башта әтәч сыман батырланып йөргән егет тора-бара басыла, Хәйретдин кулына эләккәч, бөтенләй мескенгә әйләнә һәм аннан үзенә карата мәрхәмәтле булуын үтенә.

«Яшь йөрәкләр»  – ял итеп, артык мөһим әйберләр турында уйланмый гына карый торган спектакль ул. Әнә шундый күңелле һәм шаяру тулы сәхнә әсәрләре күбрәк куелсын иде театрларыбызда     

Фото Чаллы татар дәүләт драма театры сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев