Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ «СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР»: «МИЗГЕЛ» ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА

22 май көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Мизгел» яшьләр театры Кәрим Тинчуринның әсәренә нигезләнгән «Сүнгән йолдызлар» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль 2023 укы елында яшьләр театрының икенче премьерасы.

Дистә еллардан артык тарихы булган «Мизгел» Татарстанда булган аз санлы яшьләр театрларының берсе. «Сүнгән йолдызлар» спектакленең премьерасына яшьләр театрын булдырырга идея биргән элеккеге ректор, филология фәннәре докторы, академик Рүзәл Йосыпов, «Мизгел» театрының беренче режиссеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров бар иделәр. Бүгенге көндә аның баш режиссеры – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Илфак Хафизов.

«Сүнгән йолдызлар» татар әдәбиятының классик әсәре, күп кенә театрлар аны еллар буе сәхнәсеннән төшерми, гастроль репертуарына кертә, үзенчә һәм кабатланмас куя. Мизгел театры да «Сүнгән йолдызлар»ны яңача куйды. Вакыйгалар гадәттәгечә сәхнәдә түгел, ә тамаша залы уртасында бара. Спектакльдә декорацияләр күп булмаса да яшьләрнең саф һәм ихлас күңелдән уйнавы сокландырды. Аеруча матур өлеш – аулак өй күренеше. Яшьләр биеп, җырлап, такмаклар әйтешеп милләтебезнең уникаль гореф-гадәтләрен күрсәтте.

Спектакльдә барлыгы 18 студент катнаша. Әзерлек эшләре апрель аеннан ук башланган. Баштарак төп рольләрне башкаручылар белән эшләсәләр, соңыннан инде күмәк күренешләргә күчкәннәр. Декорацияләргә килгәндә, төп урынны сәке алып тора. Урам белән өй күренешен койма бүлеп тора. Әйтерсең лә тамашачы үзе дә өйдә шул күренештә катнаша.

«Институтыбызда тагын кайчан шуның кадәр егетләр булыр микән, дидем дә, нәкъ менә күмәк күренешләре булган «Сүнгән йолдызлар»ны алырга булдым. Башта фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашыр өчен аулак өй күренешен куярга теләгән идем, аннан соң «Сүнгән йолдызлар»ның тулы версиясен эшләп карарга булдым. Яшьләр бик теләп ризалашты», – дип бүлеште баш режиссер.

Ә төп рольләргә килгәндә, Исмәгыйльне – 4 курс студенты Рәсил Мирзаһитов, Сәрвәрне – 2 курстан Ләйсән Сәлахова, Надирны – 1 курстан Айзат Вахитов башкара.

Студентларның актерлык белемнәре булмаса да уйнау дәрәҗәсе бик шәп иде. Музыкаль партияләрне чиста һәм матур итеп башкарулары аеруча куандырды. Бу спектакльне киләчәктә дә куеп, кайберләр өлешләрен чараларда, бәйгеләрдә тәкъдим итәргә планнар бар, дип җиткерде Илфак Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X