Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ МУЗЫКАНТ ЮРА ЧЕРНОВ: «ҺӘР ЖАНРДА ИҖАТ ИТҮЧЕНЕҢ – ҮЗ ТЫҢЛАУЧЫСЫ»

Юрага 19 яшь кенә булса да, ул инде тормышта чынга ашырырлык барлык идеяләрен туплап куйган. Хәзерге вакытта Юраның девизы – беркемне дә тыңламаска, үз теләгәнеңә ирешер өчен күп эшләргә – шул очракта барысы да килеп чыгачак.

Юра – Баулы егете, ул бүгенге көндә популярлашып килүче яшь музыкант, автор-башкаручы. Аның җырлары күбесенчә мәхәббәт турында, чөнки ул аны тормышта иң беренче урынны алып тора, дип саный. Музыка Юраның ноутбугында туа, ешрак ул барлык инструментларда да көйне электрон форматта яздыра, сирәк кенә гитара яки синтезаторны яздыруда аңа дуслары булыша. Юра илһамны тормыштан, барлык гамәлләреннән ала. Кайвакыт ниндидер вакыйга исенә төшә дә, шуннан аны дүртьюллыкларга бүлеп яза башлый ул. Юра инде балалар бакчасыннан ук җырлый икән, 7 еллык музыка мәктәбе дә эзсез үтмәгән. Һәм тугызынчы сыйныфтан Юра үз музыкасын, көйләргә сүзләрен “slowlydying” тәхәллүсе белән яза башлый.

Киләчәктә Юра “аtmospheric metal trap” (үз эченә трэп-музыка һәм хэви-метал, шулай ук индастриал һәм ню-метал кебек башка жанр элементларын ала) жанрында эшләргә тели. Мондый музыканы югары дәрәҗәдә яза алган бары тик бер генә  кешене белә ул. Ә әлегә исә Юра үз музыкасының сыйфатын үстерү өстендә эшли, шуңа күрә “witch house” һәм “wave” жанрларында иҗат итә. Юра: “Мин җырлар яздыра башлаганда, тыңлаучылар саны 10-12 кеше иде”, –  ди. Ул сан артыннан кумый, чөнки музыка кемнең дә булса күңеленә барып җитсен өчен, ул һәрвакыт яңалык кертергә, экспериментлар ясарга кирәк, дип саный. “Тыңлаучылар санын арттырырга теләсәң, музыка дөньясының бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә кирәк. Һәрбер жанрда иҗат итүчегә үзенең тыңлаучысы табыла”, – ди Юра. Яңа технологияләрнең тиз үсешен исәпкә алып, Юра, иҗат кешесе бүгенге көндә талантлы гына түгел, ә креатив та булырга һәм интернеттагы төрле программалар белән эшли белергә тиеш, дип уйлый. Аныңча, әйләнә-тирәгә, чынбарлыкка реакцияңне иҗат аша күрсәтү мөһим. “Башыгызга килгән теләсә нинди гаҗәеп идеяне яшь вакытта чынга ашырып калыгыз, үз хоббиегызга хыянәт итмәгез, бары тик сез – үз язмышыгызның хуҗасы!” – дигән киңәштә кала яшь музыкант.

Юраның иҗаты белән биредә таныша аласың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    юра верни сотку заебал