Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ КАЛЛИГРАФ АЙЗАТ МИНҺАҖИ: ЯЗУ ТАРИХЫ АША – ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫ

Гарәп каллиграфиясе сәнгатенә багышланган «Шамаил арт» дигән беренче фестиваль узачак. Проектның максаты – татар шамаиле һәм гарәп каллиграфиясе сәнгатен популярлаштыру, яшь рәссамнарга үз әсәрләрен тамашачыга тәкъдим итүдә булышу. Татар шамаиле галереясендә танылган һәм әле яңа гына эшли башлаган каллиграфларның иҗаты тәкъдим ителәчәк.

Татар язма мәдәнияте тамырларына караган гадәти булмаган эшләр сериясе исә аерым урынны алып тора. Аларны Казанның яшь каллиграфы Айзат Минһаҗев тәкъдим итте. 9 сентябрь көнне Казанда, Татар китабы йортында аның «Имла» дип аталган күргәзмәсе узды. Нәрсә соң ул – имла? Имла – гарәп теленнән «язу сәнгате» дигәнне аңлата. Күргәзмә күзаллавы кысаларында исә имла – язу шәкелләре дә, аның белән бәйле тарихи фәлсәфә дә.   

 

Күргәзмә идеясе галәмнән башланган. Татар китабы йортында балалар өчен каллиграфик ләүхә әзерләү остаханәсе үткән. Анда Айзат, чарада катнашкан балалар белән берлектә, галәм темасына багышланган киндер ләүхәнең фонын ясаган. Аннан шул фонда рун хәрефләре белән астрономик мәгънәгә ия халык мәкале язылган.

«11 яшемнән бирле каллиграфия белән шөгыльләнәм. Гимназиядә укыганда, укытучым гарәп дәресләрендә хәрефләрнең нәфислеген, каллиграфия үрнәкләрен күрсәтеп, шушы сәнгатькә кызыксыну уятты. 2020 елдан башлап рун каллиграфиясен дә үзләштерәм. Күргәзмәдәге һәрбер әсәрем татар язу тарихы белән бәйле», – ди яшь каллиграфист.

Картиналары турында тулырак Айзат Минһаҗев үзе сөйләп китте.

– Монда рун язуы белән «Җидегән җиде әйләнер, тимерказык урынында торыр» дигән борынгы төрки халык авыз иҗаты мәкале язылган. Бу мәкальдә астрономик күренеш тасвирлана.  

– Бу картинада исә уйгур имласында Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әсәреннән өзек китерелде. «Котадгу белек» – бәхетле белем дигән сүз, шуңа күрә мин үз картинамда бәхетнең төсләрен чагылдырдым.  

 – Гарәп хәрефләрендә Алтын Урданың данлыклы шагыйре Сәйф Сараи язган. Быел аның тууына 700 ел булуын исәпкә алып, ләүхәдә «Гөлстан бит–төрки»дән спираль рәвештә өзек язылды: «Бер бүлмәгә унике кунак сыяр, – (әмма) бер илгә ике солтан сыймас» 

– Монда исә латин хәрефләре белән Шәйхи Маннурның «Бәхет кояшым» шигыреннән өзек китерелде: «Тик бер зәңгәр хыял булган бәхет,

Югалмады томан эчендә,

Алсу якты булып балкыды ул

Илем халыклары йөзендә».

Картинаның төсләре 30 нче елларда булган югалтулырны, кыерсытуларны чагылдыра.

Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев