Логотип Идель
Бу – тема!

ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ: 3 МИФ

Без ясалма интеллект, аның мөмкинлекләре турында көндәлек ишетәбез. Бер яктан безгә ясалма интеллектның күз алдына да китереп булмастай мөмкинлекләре, безнең барлык проблемаларны чишәчәге хакында сөйләсәләр, икенче яктан, Илон Маск һәм башка галимнәр ясалма интеллектның кешелеккә куркыныч тудырырга мөмкинлеген дә исәптән чыгармаска куша. Ә чынында ничек соң? Ясалма интеллект турында без нәрсә белергә тиеш? Computer Science буенча белгеч Анатолий Гришман фикерләре белән уртаклашабыз.

Ясалма интеллект термины XX гасырның 50нче елларында әйләнешкә керә. Һәм барлыкка килүе белән үк әлеге терминның үз эченә ниләр алуы буенча бәхәсләр башлана. Текстлар белән эшли торган (редакцияләү) беренче системалар “акыллы” булып санала, һәм ул заманда шундый шаярту барлыкка килә: ясалма интеллект – кешеләр әле башкарырга өйрәнмәгән әйберләрне эшләүче система. Ягъни башта ясалма интеллект кешенең акыл эшчәнлеген автоматлаштыру чарасы буларак каралган.

80нче елларда исә эксперт системалары киң таралыш ала. Алар төгәл кагыйдәләр белән эш итә торган бизнес процессларны автоматлаштыруга зур өлеш кертә. Кайчандыр бизнес-кагыйдәләрнең дөрес үтәлешен әллә никадәр менеджер күзәтеп утырырга мәҗбүр булса, соңрак әлеге кагыйдәләр идарә итү программаларындагы кодның бер өлешенә әйләнә. Эксперт системалары ярдәмендә алар кодтан аерыла һәм таблицаларга туплана. Бүгенге көн идарә итү системаларында кагыйдәләрне системаны яңадан программалаштырмый гына да үзгәртергә була.

Акыл эшчәнлеген автоматлаштыру системалары бүгенге көндә үзлегеннән генә берни дә өйрәнә алмый. Аларга өйрәтергә теләгән барлык әйберләрне язарга һәм системага кертергә кирәк. Соңгы елларда исә, машиналы өйрәнү (машинное обучение) системаларына игътибар артты. Әлеге системаларның максаты – кагыйдәләрне язып утыруны мисаллар аша өйрәнү хисабына алыштыру. 90нчы еллар азагына чаклы машиналы тәрҗемә системалары дистәләгән тел белгечләре әзерләгән кагыйдәләр нигезендә эшләп килә. Билгеле, әлеге системаларның эшчәнлеге бик үк яхшы булмаган. Интернетта эшчәнлек киң таралу белән ике телдә параллель текстларны күпләп җыю мөмкинлеге барлыкка килә һәм, шул рәвешле, статистик тәрҗемә модельлары тәкъдим ителә. Әлеге система сөйләмне тану эшчәнлегендә дә кулланыла. Өйрәтү өчен мисаллар саны миллионнарга якынлашкач, бу тәрҗемәнең сыйфаты артуга китерә.

Тирән нейронлы бәйләнешкә корылган бүгенге көн статистик системалары машиналы тәрҗемә, сөйләмне тану һәм фотографияләрне анализлау юнәлешендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм бу мәсьәләдә галимнәр ике төрле киләчәк юрый: оптимистлар ракны дәвалау, теләсә нинди темага иркен аралаша ала торган роботлар турында хыялланса, пессимистлар массакүләм эшсезлек һәм контрольдән чыгып дөньяны яулаячак роботлар турында борчыла. Әмма икесе дә мондый нәтиҗәләр белән фәнни фантастика ягына чыга.

МИФ №1: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ БАРЛЫК МӘСӘЛӘЛӘРНЕ ЧИШӘ АЛА

Бүгенге көндә барлык ясалма интеллект системалары тар специализацияле. Соңгы елларда акыл эшчәнлегенең билгеле бер өлкәсен автоматлаштыручы бик күп системалар язылды, мисал өчен, шахмат уйнау, кулдан язылган текстларны тану. Әмма шахмат уйный торган иң камил программа да хәзерге дөнья чемпионы Магнус Карлсенның кайда туганын әйтә алмаячак. Ул бары тик шахмат уйнаячак, шул гына. Бүгенге көндә галимнәр тар юнәлешле генә түгел, ә киң колачлы системалар ясау өлкәсендә баш вата.

МИФ №2: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ – МӨСТӘКЫЙЛЬ СИСТЕМА

Машиналы өйрәнү статистик системалары параллель текстлар, сурәтләр һәм бик күп башка өстәмә мәгълүматлар таләп итә. Өйрәтү өчен мисалларның аз булуы хаталарның артуына китерә.

Безнең мантыйк һәм белемнәребез безгә бик аз сандагы мисаллар ярдәмендә генә дә яңа мәгълүматны тиз өйрәнергә мөмкинлек бирә. Психологик тәҗрибәләр күрсәткәнчә, кешегә антилопа гну фотосын бер тапкыр күрсәтү генә дә аңа аны киләчәктә таный башларга җитә. Иң яхшы нейронлы челтәрләргә исә бу мәгълүматны истә калдырыр һәм хаталанмас өчен меңәрләгән фото кирәк булачак.

МИФ №3: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ АЕК АКЫЛГА БУЙСЫНА

Статистик системаларның табигате шундый: алар аек акыл белән кисешми торган хаталарны гел ясаячак. Инде 60нчы елларда ук  дөрес тәрҗемәгә ирешү өчен аек акылны куллану кирәк булган мисаллар китерелә. Менә инглиз телендә җөмлә: “I saw the Grand Canyon flying to New York”. Без бу җөмләнең тәрҗемәсе “Мин Нью-Йоркка очучы Гранд-Каньон күрдем” түгел икәнлеген беләбез. Әмма бүгенге көнгә кадәр Google һәм Yandex әлеге җөмләне нәкъ шулай тәрҗемә итә.

Статистикага нигезләнгән программалар бик күп статистик материаллар тупланган өлкәдә генә яхшы эшли ала. Әмма төгәллек кирәк урында (мисал өчен, тар юнәлешле берәр өлкәдә тәрҗемә) аларның эшчәнлеге алай ук яхшы түгел. Статистикага нигезләнгән программалар һәрвакыт статистик хаталар ясаячак.

ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТА НИ ҖИТМИ?

Ясалма интеллектка аек акыл кирәк, ди галимнәр. Әмма нәрсә соң ул аек акыл? Ул – безнең белемнәр һәм аларны куллану мантыйгы. Ике яшьлек балага кайнар плитәдән курка башлар өчен, аңа ун тапкыр кагылып карау кирәкми. Аның аңында инде кайнар предметлар белән эш итү моделе, һәм аларга кагылганда барлыкка килергә мөмкин нәтиҗәләрне аңлау бар. Балага кайнар плитәдән читтә йөрү өчен, аңа бер тапкыр кагылу да җитә.

Ни рәвешле белемнәр безнең аңга үтеп керә? Без белгән әйберләрнең бик азы гына безгә тәҗрибә аша килгән. Кечкенәдән үк без янәшәбездәгеләрдән өйрәнәбез. Безнең белемнәр, интеллект – коллектив. Без һәрвакыт бер-беребезне өйрәтәбез, аңлатабыз, кисәтәбез, ярдәм итәбез. Тик без берничек тә нейронлы челтәргә ярдәм итә, өйрәтә алмыйбыз, шулай ук ул да безгә берни дә өйрәтә алмый. Әгәр бер робот сарыкны, ә икенчесе сыерны танырга өйрәнсә, бу әле алар бер-берсенә бу хайваннарны танырга өйрәтә алачак дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев