Логотип Идель
Бу – тема!

ЯРАТМАГАН ТӨСЕҢ НИНДИ? ХОЛЫКНЫ ТӨСЛӘР АША БИЛГЕЛИБЕЗ

Төсләр ярдәмендә кешенең сыйфатларын, нәрсә яратуын, хәтта холкын да билгеләп булганын белә идеңме? Аңлы яисә аңсыз рәвештә без кайсыбер төсләрне яратып бетермибез. Кемдер якты төсләрдән кача, кемдер янып торган буяларны ярата. Без синең иң ачуыңны чыгарган төс ярдәмендә холкыңны ачыкларга булышырбыз.

Ал төсне яратмаучылар

Болар – фетнәчеләр, алар кысаларда булырга яратмый. Ал төс аларга курчаклар дөньясын хәтерләтә, шуңа күрә алар тормышларында башка төсләр күрергә тели.

Ак төсне яратмаучылар

Мондый кешеләрнең тормышы вакыйгаларга бай, бүлмәрендә иҗади хаос хөкем сөрә,ә башларында исә – миллионлаган план. Стерильлеккә вакыт һич юк.

Соры төсне яратмаучылар

Даимилек, үзгәрмәүчәнлек бу кешеләрнең сүзләре түгел. Аларның һәрвакыт яңа әйберне сынап карыйсы, дөньяны икенче яктан ачасы һәм гел эзләнүдә буласы килә. Соры төс аларның кәефен төшерә, сагыш өрә шикелле.

Кара төсне яратмаучылар

Ачык, игелекле оптимистлар. Мондый кешеләр өчен кара төс – курку, төшенкелек һәм өметсезлек символы. Шуңа күрә дә алар бу хисләрне уятучы төстән качарга тели.

Зәңгәр төсне яратмаучылар

Болар исә индивидуаль фикерләү һәм карашларга ия. Гадәттә, үз тормышларын үзләре төзи, башкаларның кагыйдәләренә буйсынмый.

Кызыл төсне яратмаучылар

Кызыл төс аларның ачуын чыгара. Алар өчен ул үгезгә кызыл чүпрәк ыргыткан кебек. Алар үзләрен тарткалауларын яратмый, тынычлыкта калдыруларын тели. Шулай ук кызыл төсне яратып бетермәүчеләргә үз-үзләренә ышанып бетмәү хас.

Шәмәхә төсне яратмаучылар

Шәмәхә – иҗади кешеләр төсе. Ә менә ул төсне яратмаучыларны исә реалист  һәм оятсыз, әдәпсезләргә бүләләр икән. Аларга иҗади кешеләр белән аралашу һәм, гомумән, хезмәттәшлек итү бик авыр бирелә.

Яшел төсне яратмаучылар

Яшел төснең дошманнары тиз кызып китүчән, ирекләрен чикләгән кешеләргә тиз арада җавап кайтара. Шулай ук еш кына, җәмгыять нормаларына игътибар итмичә, протест белдерә.

Сары төсне яратмаучылар

Мондыйларны өстен уйлаучан дип атап булмый, чөнки кинәт туган идеяләр һәм көтелмәгән тәкъдимнәрне җеннәре сөйми. Бөтен әйбер дә төгәл план белән генә башкарылырга һәм мәгънәле булырга тиеш.

Зәңгәрсу төсне яратмаучылар

Зәңгәрсу төс ялгыз кешеләрне, интровертларны һәм ябык холыклы шәхесләрне бик нервландыра. Тагын аларга игътибарсызлык хас. Еш кына вакытны бары тик үз-үзләре белән генә үткәрергә яраталар.

Кызгылт-сары төсне яратмаучылар

Бу төсне дә интровертлар яратмый. Алар теләсә нинди тәнкыйтьне авыр кабул итә, якын кешеләре белән генә аралашуны өстен куя. Кызгылт сары төс паника тудырырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев