Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН» СТУДЕНТЛАР АРАСЫНДА ЖУРНАЛИСТИКА БУЕНЧА КЕЙС-ЧЕМПИОНАТ УЗДЫРДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә студентлар арасында журналистика буенча кейс-чемпионат булып үтте. Аны «Ялкын» журналының даими авторы, КФУ студенты Айназ Сөләйманова алып барды. Чемпионат «Кадрлар резервы» программасы эгидасында узды.

Чарада КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының журналистика бүлеге студентлары катнашты. Жюри әгъзалары рәтендә «Татмедиа» АҖ социаль медиа буенча директоры Алсу Исмагыйлева, журналыбызның баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм аның урынбасары Рәмзия Галимова, шулай ук «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин бар иде. Чараның кунагы, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков исә, студентларны тәүге кейс-чемпионатта катнашулары белән котлады:

– Ике бүлек студентлары да биредә җыелу – безнең өчен зур сөенеч. Сезнең безгә алмашка килүегезгә бик өметләнәбез. Киләчәк сезнең кулда, чөнки журналистика – мәгариф системасының бер юлы, милләтне формалаштыручы юнәлеш.

Әлеге кейс-чемпионат күңелле, яшьләрне берләштерүче чара гына булып калмыйча, реаль тормышта очратырга мөмкин ситуацияләрне чишәргә һәм журналист һөнәрендәге авырлыклар белән көрәшергә өйрәтә.

Беренче этапта катнашучылар 7 кэйсны чиштеләр. Биремнәр журналист эшчәнлегендә булырга мөмкин очракларда үзеңне ничек тотарга тиешлегеңне ачыклауга юнәлгән иде. Мәсәлән, репортаж ясап кайтканда урманда адашсагыз, беренче итеп нәрсә эшләр идегез? Вакытны бушка сарыф итмичә "Урманда исән калу" темасына видеоролик төшерер идек, дигән үзенчәлекле җаваплар да әйтелде.

Икенче этап ребусларга яшерелгән матбугат чаралары исемнәрен ачыклауны күздә тотты. Яшьләр "Казан утлары", "Чаян" кебек зур тарихлы журналларны да, соңгы елларда гына барлыкка килгән "Бизнес-онлайн", "Сәхнә" сыман матбугат чараларын да белүләрен исбатлады. Нәтиҗәдә, КФУның журналистика мәктәбе һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларыннан тупланган "Тат-Жур" командасы җиңүче дип билгеләнде. Ә иң актив 8 катнашучыга бүләкләр тапшырылды.

– Мондый чараны уздыру мөмкинлеге бирелгәне өчен «Ялкын» журналына бик рәхмәтлемен. Минем өчен бүгенге формат – онытылмас тәҗрибә. Һәм бүген яшьләрнең, студентларның күзләре янып торганга мин бик шат! Алар чын-чынлап барысы да процесска җәлеп ителде дия алам. Алга таба минем бу форматта эшләүне дәвам итәсем килә. Тәҗрибәле һәм әле өйрәнеп кенә килүче журналистлар белән бу форматта эшләү бик кызыклы булыр иде, – диде чараның алып баручысы Айназ.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев