Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН» КИҢӘШ ИТӘ: ШӘП ПОДКАСТЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Күптән түгел без сезнең белән “Нәрсә ул подкаст?”, “Ул ни өчен кирәк?” кебек сорауларга җавап эзләгән идек (әлеге язмага сылтама). Ә бүген без сезгә шәп подкастлар исемлеге (татарча, русча, инглизчә) тәкъдим итәбез! Аларны эш эшләгәндә дә, ял иткәндә дә тыңлап, үзеңә файдалы мәгълүмат туплап булачак. Киттек!

P.S. Подкастларның исемнәренә бассагыз, турыдан-туры әлеге подкаст сылтамасына күчәчәксез. Рәхәтләнеп тыңлагыз ?

1. «Әлбәттә»

Татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект. Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате, фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләр һәм шул исәптән подкастлар тәкъдим ителә.

2. «Татарча подкаст» – «Азатлык» радиосы проекты

Биредә көн кадагындагы мәсьәләләргә кагылышлы, актуаль темаларны күтәргән подкастлар тыңларга була. Мисал өчен: “Өйдә эшләү: ничек барысына да өлгерергә?”, “Тагын кризис. Ничек булган акчаны саклап калырга?” һ.б.

3. «TatCast»

Алып баручылар – КФУның журналистика факультетында белем алучы студентлар.  Әлеге подкастта Татарстанга, татарларга бәйле темалар, мәсьәләләр турында студентларның фикерен ишетергә мөмкин.  Болардан тыш, мәдәният, спорт, сәясәт, театр, кино, музыка турында да мәгълүмат тәкъдим ителә

4. «Кайна Казан»

Татар җәмәгать эшлеклеләре, активистлары Тәбрис Яруллин һәм Рәдиф Кашапов проекты. Үзенчәлекле темалар һәм үзенчәлекле фикерләргә сусаган кешеләр өчен тәкъдим итәбез.

5. «Вәт өчпочмак»

“Ватаным Татарстан” газетасы проекты. Төрле шәхесләр белән бергә төрле темаларга әңгәмә куертыла.

6. «Кунжут и пряник»

Рус телендәге подкаст. “Инде” интернет-журналы проекты. Айгөл Сабирова белән Яна Айдарова ризык, эчемлекләр, кешеләр һәм зәвык турында сөйләшә һәм бәхәсләшә.

7. «KuJi подкаст»

Рус телендәге подкаст. Кыю темалар, кыю фикерләр. Юмор. Болар барысы да биредә.

8. «Собака съела дневник»

Рус телендәге подкаст. 11-15 яшьлек яшүсмерләр мәктәп тормышы, буллинг, мәхәббәт һәм хәтта сәясәт турында да фикер алыша. Эфирда олылар юк. Шуңа күрә аларның проекты гадилеге белән аерылып тора.

9. «What's The Craic»

Инглиз телендәге подкастлар сериясе. Һәр чыгарылышта алып баручы һәм килгән кунаклар спорт, мәдәният, сәнгать, сәясәт һ.б. темаларга инглиз телендә әңгәмә кора. Инглиз телләрен камилләштерергә теләүчеләр өчен киңәш итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев