Логотип Идель
Бу – тема!

ПОДКАСТ: НӘРСӘ УЛ? ҺӘМ УЛ СИҢА НИК КИРӘК?

Бүген безнең сүзебез соңгы вакытта популярлашып киткән шушы кәттә төшенчә тирәсендә әйләнер. Нәрсә ул подкаст? Ни өчен кирәк ул? Шулай ук шушы подкастларны чыгаручы кеше белән дә танышырбыз.

Нәрсә ул подкаст?

Подкастинг - Интернет аша аудио тарату дигән сүз. Әлеге төшенчә iPod һәм broadcast (“трансляция”) сүзләренең кушылуы нәтиҗәсендә 2004 елда кулланышка кереп китә. Әлеге технология ярдәмендә кешеләр үзләренең каналларын булдырып, анда вакыты-вакыты белән аудио-тапшыруларын урнаштыра башлый. Мондый тапшырулар кайчак гадәти радио тапшыруга, ә кайчак документалистикага охшаш була. Кайбер илләрдә подкастлар аерым сәнгать кебек дәрҗәдә тора. Телевидение радионы күптән артта калдырып, алга чыккан кебек толса да, подкастлар аудиоформатка яңа сулыш өрде.

Подкаст нәрсәсе белән өстенлекле?

Подкаст – белем алу, дөньяда барган яңалыклар белән танышу өчен бик популяр һәм файдалы ысул. Шул ук вакытта аларны башка эш белән шөгыльләнгәндә дә тыңларга була. Мисал өчен, ашарга пешергәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә, душ кергәндә... Ике куянның койрыгын берьюлы тоту ничк шәп бит!

TatCast – татар телендәге беренче подкаст

“TatCast” дип исемләнгән подкаст чыгаручы студентлар үзләренең проектларын нәкъ менә шулай атый. Алар анда Татарстанга, татарларга бәйле темалар, үзәрен борчыган мәсьәләләр турында фикерләре белән бүлешә. Болар белән генә чикләнмичә,  мәдәният, спорт, сәясәт, театр, кино, музыка турында да сөйләшә. Подкастның алып баручылары - КФУның журналистика факультетында белем алучы студентлар. Әлеге команданың бер әгъзасы Чулпан Гарифуллина белән без дә аралаштык.

– Подкаст ясау идеясе каян килде?

Безнең төркемебез яңалыкны кабул итә  һәм яңа эшләргә яратып алына. Шуңа да укытучыбыз: “Подкаст жанрында эшләп карыйсыгыз килмиме? Бу мәйдан әле буш” , - дигәч, уйлаштык та, тотындык. Алып баручылар билгеләнде, темалар сайланды... Озакламый беренче чыгарылышыбыз дөнья күрде. Бу 2019 елның гыйнвары иде. Гомумән, подкастны яздыру артык авыр түгел. Һәрхәлдә безнең очракта бу бик кызык һәм җиңел үтә.

 – Җиһазларны каян алдыгыз?

 – Җиһазлар мәсьәләсе катлаулырак әле.  Бер ноутбук һәм бер микрофонны алабыз да, берәр буш аудиториягә кереп утырабыз. Монтажны үзебезнең Ильяс ясый. Подкастта да аның тавышын ишетергә мөмкин.

– Темаларны ничек туплыйсыз?

 Темалар үзеннән үзе дә туа. Төркем белән үзара сөйләшеп утырганда: “Бу хакта подкастта сөйләшә алабыз бит!” - дибез. Темаларны подкастның иҗади коллективы сайлый. Үзебез актуаль дип тапкан әйберләр турында гына сөйләшәбез.

– Яздырылган подкастның кисеп аткан, керми калган өлешләре күп буламы?

Проектыбыз университетка карагач, чикләүләр дә була. Шулай да күп өлешен кертеп бетерергә тырышабыз.

– Тыңлаучыларыгыз күпме? Кайтавазлар киләме?

– Даими тыңлаучыларыбыз да бар. Соңгы ике подкастыбыз видеоформатта чыкты. Бик яраттылар, чөнки тавышларыбызны ишеткәннәре бар, ә йөзләребезне күргәннәре юк иде. Игътибар юк түгел, кара телле кешеләр дә языштыргалый. Без конструктив тәнкыйтькә әзер. Колак салабыз.  Ә бер дәлилсез һәм начар сүзләргә игътибар итмибез.

“TatCast”ның соңгы иҗат җимеше әле яңа табадан гына төште. 29 мартта дөнья күргән 9нчы номерлы әлеге подкастның нинди темага багышланганын без әйтмичә дә аңларсыз.  Тизрәк кереп тыңларга яки карарга ашыгыгыз! https://vk.com/tatcastkazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев