Логотип Идель
Бу – тема!

ЯХШЫ СТУДЕНТ БУЛУ СЕРЛӘРЕ

Син быел мәктәпне тәмамлап, хәзер югары уку йортына керергә әзерләнеп йөрисеңме? Дәресләр мәктәптәге кебек 45 минут кына булмаячак дип борчыласыңмы? Юкка! Студент еллары иң күңелле вакытларның берсе ул: яңа дуслар, яңа укытучылар һәм кызыклы чаралар... Тик уку турында да онытмаска кирәк. Уңышлы нәтиҗәләргә ирешер өчен, без биредә яхшы студент булу серләрен җыйдык.

Үз максатларыңны һәм приоритетларыңны билгеләп куй. Максатлар исемлеген һәрвакыт тулыландырып тор, ул сиңа киләчәккә мотивация һәм көч биреп торачак.

Ялкаулыкка юл куйма. Имтиханнарга әзерлекне бер көн кала гына башлау яхшы нәтиҗәгә китермәячәк. Көн саен, әз-әзләп кенә берәр сорауны ятла, үз-үзеңә сөйләп кара.

Үз-үзеңне контрольдә тотарга өйрән. Дисциплинаны бозма, һәр өй, проект эшен вакытында эшләп барырга тырыш. Әйе, студентлар барысын да иң соңгы сәгатьтә генә эшләргә ярата, тик син үзеңне кулга ал.

Лекцияләрне калдырма һәм аларда утырганда актив бул. Институтта алган белем мәктәптәге шикелле үк мөһим, шуңа күрә аларны калдырырга ярамый. Лектор сөйләгән материалны язып бар һәм кайткач кабатларга онытма. Шулай итеп, син теманы яхшырак үзләштерәчәксең һәм семинарларда ешрак катнаша алачаксың.

Конспектларны дөрес алып бар. Конспектны алып баруның үз системасын булдыр. Ул теләсә нинди була ала, иң мөһиме узеңә уңайлы булсын. Язуларыңны төрле төстәге маркерлар, фломастерлар белән билгеләп куйсаң, материалны кабатлаганда, истә калачак.

Бер-берегезгә ярдәм итегез. Имтиханнарга һәм өй эшләренә әзерләнү өчен, төркемдәшләрең белән социаль челтәрләрдә кечкенә төркем булдырыгыз. Актив булып, анда бер-берегезгә авыр материалларны аңлатыгыз. Шулай итеп, сез командада эшләргә, лидерлык сыйфатларын үстерергә өйрәнәсез.

Проектларда актив катнаш. Конференцияләрдә, фәнни эшләрдә катнашырга тырыш. Бу сиңа портфолио өчен кирәк булачак, тулы портфолионы аннан эш алучыга да тәкъдим итәргә кыенсынмаячаксың.

Кырыс, гел тәнкыйтьләп торучы укытучы эләгергә мөмкин. Аның сүзләрен кабул итәргә өйрән. Әгәр сиңа укытучы ошамый икән, моны яшерергә туры киләчәк, чөнки синең әле киләчәктә аңа имтиханнар тапшырасың була бит. Иң яхшысы ул биргән белемгә генә игътибар ит, сиңа башкасы мөһим булырга тиеш түгел.

Күчерергә өйрән. Әйе, студентлар имтиханнарда күчерергә ярата, тик аның өчен талант кирәк шул. Әгәр сиңа ниндидер имтиханга әзерләнү бик авыр бирелә икән, иң яхшысы кыска гына шпаргалкалар яса яисә смартфоныңда җавапларны әзерлә. Сак бул, күчергәндә, укытучы күзенә эләкмә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев