Логотип Идель
Бу – тема!

ЯБЫГЫР ӨЧЕН НИЧЕК АШАРГА: 3 ЛАЙФХАК

Алдан ук начар хәбәр: энергетик баланс бар, һәм без аны истә тотарга мәҗбүр. Бу ни дигән сүз? Безгә кергән калорияләр, без көн дәвамында “тотачак”, ягъни яндырачак калорияләрдән артыграк булырга тиеш түгел. Тик авыр сулама, яхшы хәбәр дә бар: ашаудан ләззәтне шул ук дәрәҗәдә калдырып, калорияләр куллануны киметүнең бер кыенлыгы да юк. Баш мие, без артыграк ашасын, күбрәк калорияләр куллансын өчен, безне бик ансат алдалый. Һәм ябык кешеләрне таза кешеләрдән ихтыяр көче түгел, ә кешенең ашау режимындагы еллар буе кабатлап килеп калыплашкан гадәтләр аерып тора. Ә хәзер тулырак.

Беренче киңәш: нәзберек бул

Өстәл тулы тәм-том күргәч, төрле кеше үзен төрлечә тота. Кайберәүләр якындагы ашауга ябырыла һәм күпләп азык-төлек җыя башлый. Ә икенчеләр исә, ниндидер ашауга кагылганчы, яхшылап күзәтә-күзәтә, өстәлне берничә кат әйләнеп чыга.

Кешенең зур фуршет янында үзен ничек тотачагын, аның гәүдә төзелешенә карап кына да чамаларга була. Корнелл университеты галимнәре ачыклавынча, азык-төлекне үзең җыеп була торган буфетларда ябык кешеләрнең якынча 71%ы озаклап сайланып йөрергә яратса, таза гәүдәле кешеләр арасында андыйлар нибары 33% кына. Нәзберек кешеләрне бик яратып бетермәсләр дә, ашау мәсьәләсенә килгәндә, бу сыйфатны үзеңдә тәрбияләү мөһим. 

Икенче киңәш: ашау процессы аңлы рәвештә узарга тиеш

Бу киңәш, иң беренче чиратта, ашаганда укырга/видео карарга/башка эшләр белән шөгыльләнергә, ягъни ашауны башка берәр процесс белән параллель рәвештә алып баручылар өчен мөһим. Ашаганда башка берәр эш белән шөгыльләнгән кеше, онытылып китеп, кирәгеннән артык ашарга мөмкин. Китап укыганда ашарга яратучыларның күпчелеге кирәк кадәрен ашап бетергәннән соң китабын ябып куймый, ә киресенчә, китапның берәр бүлеген тәмамлагач ашавыннан туктый, ә ул бүлек бик озын булса, м? Һәм менә киңәш: ашаганда бары тик аша! Ризыкның һәр кабымыннан тәм табып, озаклап, ләззәтләнеп.

Өченче киңәш: төрлелек белән мавыкма

Күз алдына китер: син кибеттән бер пачка гап-гади печенье алдың. Болай эшләгән очракта, син бер-ике печенье белән чәй эчәрсең дә, калганын тартмага салып куярсың, дигән өмет бар. Тик әгәр дә печенье гади түгел, ә төрле-төрле кушылмалар, тәмләткечләр белән булса? Мисал өчен, төрле тәм-томнар салынган набор алсаң: арасында йолдыз формасындагы да, шоколадлысы да, өстенә төсле глазурь ягылганы да бар, ди. Әгәр син табигый кызыксынучанлыгы булган, сәламәт кеше икәнсең, син барлык төр печеньены ашап карамыйча тынычланмаячаксың. Нәтиҗә аңлашылды, әйеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев