Логотип Идель
Бу – тема!

ЯБЫГУ БАСКЫЧЫ: 5 АДЫМНАН ТОРГАН ФОРМУЛА

Ябыгуны баскыч формасында күз алдына китерә аласызмы? Нечкә билле, зифа буйлы булыр өчен, шул баскычтан әкрен адымнар белән генә менәргә кирәк. 

Әлеге «Баскыч» техникасында нибары 5 баскыч кына: 

1.Чистарту баскычы

2.Торгызу баскычы

3.Энергия баскычы

4.Төзелеш баскычы

 5.Яндыру баскычы

Боларның һәркайсы – берәр көн. Узган этапларның һәрберсен билгеләргә, нәтиҗәне язып барырга киңәш ителә. Диета нәтиҗә китерсен өчен, спорт белән шөгыльләнергә онытмаска кирәк.  

«Баскыч» диетасының ничек эшләвен аңлау өчен, җентекләп 5 көнлек менюны карап үтик:  

Чистарту баскычы организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистартуга һәм эчәклекләрдән таркалу продуктларын чыгаруга юнәлтелгән. Көн дәвамында өлешкә бүленгән бер алма гына ашарга, кимендә 2 литр су эчәргә һәм һәр 3 сәгать саен 1-2 активлаштырылган күмер кабул итәргә кирәк.

Торгызу баскычы организм чистартылганнан соң аны торгызырга һәм эчәклек микрофлорасын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк. Азык-төлек кайнату системасының нормаль эшен җайга салу өчен, әче сөт продуктлары туры килә. Бу көнне 1 литр майсыз кефир һәм ярты килограмм майсыз эремчек кулланырга кирәк. Теләсәгез, бу көнне су эчәргә дә була. Ризыкны кабул итү һәр 2-3 сәгать саен һәм аз-азлап кына булырга тиеш. 

Энергия баскычы – «иң баллы, иң тәмле» баскыч. Бу көнне менюда 300 грамм йөзем, 2 аш кашыгы бал, кипкән җиләк-җимешләрдән 2 литр компот була. 

Төзелеш баскычында иң мөһиме – авырлыкны югалтканда организмны саклау. Шуңа күрә өстәлдә 500 грамм пешкән тавык яисә күркә ите булырга тиеш, һәм, әлбәттә, ике литрдан да ким булмаган күләмдә су куллану мәҗбүри. 

Яндыру баскычы –  диетаның соңгы һәм иң нәтиҗәле өлеше. Менюга 200 грамм коры солы, 1 кг чи яшелчә һәм җиләк-җимеш керә. Су, чәй һәм кофе эчәргә рөхсәт ителә, шул ук вакытта алма, груша, әфлисун һәм грейпфрут ашарга була. 

5 көннән соң диетадан әкрен генә чыгарга кирәк. Бер-ике атна буена майлы, баллы һәм тозлы әйберләр ашамый торырга киңәш ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев