Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ПРОФЕССИЯЛӘР... КИЛӘЧӘКТӘ ЭШСЕЗ КАЛМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Урта яки югары уку йортын тәмамлагач, шунда ук эш эзләү башлана. Тик кайвакыт уку дәвамында өйрәтмәгән әйберләрне дә, заманага яраклашып белергә, төшенергә туры килә. Ә моның өчен теләк, вакыт һәм түземлек кенә таләп ителә. Боларны башкарып чыга алачагыңда безнең шик юк!

Яңа профессияләр атласы”  турында сөйләгән идек инде. Тик ул киләчәк профессияләре дөньясына үзенә күрә бер юнәлеш кенә булып тора. Чөнки хезмәт базарының ничек үзгәрәчәген алдан фаразлап булмый. Шуңа да киләчәктә кирәк булачак профессиональ күнекмәләр һәм сыйфатларны бүгеннән үк тәрбияләргә кирәк. Ә алар мондыйрак:

1. Берничә мәсьәләне хәл итә алу

Гадәттә, профессиональ эшчәнлектә төрле өлкәләрдән булган күнекмәләргә ия булу кирәк. Бу төрле мәсьәләләрне хәл итәр өчен таләп ителә. Бөтен мәсьәләләр дә бер-берсе белән бәйле һәм шуларның берсен генә булса да башкармау проектны чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Бу исә син башкарган вазифаңа туры килмисең, дигән сүз.

2. Өйрәнә алу (обучаемость)

Киләчәктә яңа профессияләр пәйда булу хәзергеләрен юкка чыгарырга мөмкин. Үзгәрешләр бик еш булып торачак, шуңа да биредә яңалыкларга, өйрәнүгә әзер булган хезмәткәрләр генә ота алачак. Моның өчен кыска вакыт эчендә яңа компетенцияләргә өйрәнә, яңа технологияләргә төшенә алу таләп ителә.

3. Продуктивлык

Даими рәвештә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәр, шул ук вакытта өйрәнер өчен дә күп вакыт һәм көч таләп ителә. Грамоталы рәвештә төзелгән тайм-менеджмент бөтен нәрсәгә өлгерергә ярдәм итәчәк һәм нервларыңны да саклап калачак.

Киләчәк профессияне ничек сайларга?

1. “Яңа профессияләр атласы”нда тиздән югалачак профессияләр исемлеге белән танышып чык. Аларга игътибарны аз бирергә кирәк. Әгәр синең эшеңне яңа технология белән алыштырып була икән, димәк, син – риск зонасында һәм якын киләчәктә эшеңне югалта алачаксың дигән сүз.

2. Киләчәктә пәйда булачак профессияләр белән таныш. Үзеңә охшаган вариантларны һәм шул эш өчен синнән таләп ителгән компетенцияләрне сайла. Үзеңә кызыклы булган юнәлешне билгелә.

3. Сиңа кирәкле профессиональ күнекмәләрне өйрәнер өчен мөһим булган программаны эзләп тап. Әгәр мондый программа булмаса, аны, хәзерге вакытта булган программа һәм курслардан чыгып, төзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев