Логотип Идель
Белми калма

«ЯҢА ПРОФЕССИЯЛӘР АТЛАСЫ»: НИ УЛ?

Бүген популяр булган һөнәрнең иртәгә бөтенләй дә кирәге калмаска мөмкин. Мисал өчен, элек такси чакыртканда, оператор белән сөйләшергә кирәк булса, бүген андый зарурлык юк. Чөнки барысын да гаджеттагы мобиль кушымта аша хәл итеп, машинага заказ биреп була. Мондый адымны беренче тапкыр 2009 елда Uber ширкәте ясады: махсус кушымта чыгарды. Хәзер инде бу яңалык түгел. Хезмәт күрсәтә торган күп кенә такси компанияләренең үз кушымталары бар. Димәк, такси операторы профессиясенең вакытлар узу белән кирәге калмый дигән сүз бу.

2022нче елга кадәр төрле тармаклардагы эштә роботларны куллану 29-42 процентка кадәр артырга мөмкин. Шулай итеп, бөтен дөньяда 75 миллион эшче эш урынын югалтырга мөмкин. Тик моңа өстәп, 133 миллион яңа вакансия дә пәйда булачак. Моның турында 2018 елда Давостагы Бөтендөнья икътисад форумында әйтелгән.

Көн саен үзгәреп торган дөньяга әзер булып торыр өчен киләчәк профессияләрендә ориентлашырга булышкан “Яңа профессияләр атласы” дигән инструмент белән танышу артык булмас.

 “Яңа профессияләр атласы” (http://atlas100.ru/ ) – “Сколково” инновация үзәге һәм Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан булдырылган проект. 2010 елда әлеге проектны эшләүдә икътисадның төрле өлкәләреннән 4000 эксперт катнашкан.

“Яңа профессияләр атласы”ның төп максаты – 2020 елдан соң Россия базарына нинди кадрлар таләп ителүен аңлау. “Атлас” сайтында соңгы вакытларда ихтыяҗ булган профессиональ күнекмәләр, эш белән потенциаль тәэмин итүчеләр, үзгәрешләргә әзер торырга булышачак уку йортлары турында мәгълүмат табып була. 2014 елдан башлап, проектның басма варианты да бар.

Әлеге сайтта берничә юнәлештә белем алып була:

1. Тиздән яңа профессияләргә ихтыяҗы булачак икътисадның 25 тармагы

2. Якын арада пәйда булачак 200 профессия

3. Тиздән бөтенләй юкка чыгу ихтималы булган 60 профессия.

Әлбәттә, “Яңа профессияләр атласы” – киләчәк профессияләре дөньясына ориентир гына. Чөнки хезмәт базарының ничек үзгәрәчәген, кайсы профессияләрнең кирәк булмаячагын алдан фаразлап булмый. Шуңа инде бүгеннән үк киләчәктә кирәк булачак күнекмәләрне һәм сыйфатларны үстерергә кирәк.

Шуны да әйтергә кирәк: киләчәктә кирәк булачак профессияләрнең универсаль исемлеген төзеп булмый. Чөнки төрле илләрдә инновацияләр төрлечә кертелә. Шулай ук кануннар базасы да төрле. Ә “Яңа профессияләр атласы” – Россия халкына юнәлтелгән инструмент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев