Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛГА КАДӘР НӘРСӘЛӘРНЕ ЭШЛӘП ҖИТЕШЕРГӘ КИРӘК?

Яңа елга 36 көн генә калып килә. 31 декабрьгә кадәр барлык эшләрне дә төгәлләп, бу елга йомгак ясарга җитешергә кирәк. Бернәрсә дә онытмадыңмы? Биредәге исемлек сиңа барлык планлаштырган эшләрне дә төгәлләргә ярдәм итәчәк. Яңа елга кадәр бу 8 эшне башкарып чыгарга тырыш.

1. Җыештыру

Иң беренче эш итеп, өйне барлык чүп, кирәкмәгән әйберләрдән бушат. Яңа ел уңыш китерсен өчен, аны чиста, җыелган өйдә каршы алалар. Өйдән кала телефон, компьютер, планшетларны да чистартып куй. Гаджетларда бернинди кирәкмәгән мәгълүмат та калырга тиеш түгел. Яңа елны «чиста биттән» башларга кирәк.

2. Бурычлардан котылу

Яңа елга хәтле, һичшиксез, бөтен булган бурычлардан да котылу мәҗбүри. Монда сүз акчалар турында гына түгел, ә эштә, шулай ук укуда да булган  бурычларны төгәлләү турында бара. Сессияне вакытында ябу, җитәкче кушкан мөһим проектны тапшыру һ.б. Соңыннан үзеңне чын-чынлап ирекле итеп хис итә алачаксың.

3. Теләкләр картасын ясау

Хәзерге вакытта теләкләр картасын ясау бик популярлашты. Аны күп кенә блогерлар, психологлар һәм карталар белән эшләүче белгечләр тәкъдим итә. Яңа елга яңа теләкләр белән керү – яхшы гамәл. Теләкләр картасын төрлечә эшләп була, бу турыда тулырак интернетта, социаль челтәрләрдә белә аласың.

4. Имиджны үзгәртү

Әйе, Яңа елга яңа киемнәр, матур причёска белән керү мөһим. Имиджны үзгәртү үз-үзеңне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә. Салонга барып, керфекләр, тырнакларыңны ясатып кайт, чәчләреңне кистереп буят, спортзалга барып, шөгыльләнергә дә онытма. Яңа елны яңача каршы ал, кыюрак бул!

5. Бүләкләр сатып алу

Әле бер айдан артык вакыт бар дип, якыннарга бүләкләр алуны кичектереп торасыңмы? Бу катлаулы эшне хәзер үк башларга киңәш итәбез. Чөнки декабрьгә кергәч, кибетләрдә кеше күп булачак, ә син теләгән бүләк булмаска мөмкин. Алдан ук бүләкләр исемлеген төзеп, кибетләрдән аларны эзли башла. Ашыгып җыелган бүләкләр үз әһәмиятен югалта.

6. Өйне бизәү

Яңа ел кәефе барлыкка килдеме әле? Күпләр инде чыршы куеп, өйләрен бизәделәр. Син дә үз бүлмәңдә бәйрәм атмосферасын тудыр. Күп итеп акча чыгармый гына да, Яңа елга өйне матур һәм зәвыклы итеп бизәп була. Иң мөһиме – урамда кыш булуга карамастан, өйдә җылы һәм чын бәйрәмчә кәеф туачак.

7. Яңа елны үткәрүне планлаштыру

Шулай ук Яңа елны кайда һәм ничек үткәрү турында да уйлый башларга вакыт. 31е җиткәч кенә, барысын да хәл итеп өлгереп булмый. Кайда, ничек, кемнәр белән бәйрәмне каршы алу – болар барысы да киләсе елның ничек узасын фаразлап куя диләр.

8. Үз-үзеңә сүз бирү

Яңа елга кергәндә, үз-үзеңә сүз бирергә кирәк. Әйтик, яңа елда син күбрәк сәяхәт итәргә, акча эшләргә яисә инглиз телен тагын да камилләштерергә сүз бирергә мөмкинсең. Аларны онытмас өчен аерым бер җиргә язып бар. Ел дәвамында үз-үзеңә биргән сүзеңне үтәп чыгар өчен, кулыңнан килгәннең барысын да эшлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев