Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛГА 7 ТӨРЛЕ БҮЛӘК

Йә, кайсыгыз анда, нинди бүләк бирим, дип баш вата? Хәзер ярдәм итәбез. Тиз генә әзерләп, табып була торган Яңа ел бүләкләре исемлеге!

Бокс

Дустың белән очрашуга санаулы сәгатьләр калып бара. Ә синең һаман да бүләгең әзер түгелме? Әйдә, бокс әзерлибез! Моның өчен безгә коробка яки кәрҗин табарга, аңа матурлык өчен мишура салырга кирәк. Хәзер бер-ике мандарин сал, шоколад, йөз маскасы (бәлки, үзеңә алып куйганы бардыр?)... Кыскасы, өйдә нәрсә табасың, шуны! Вак-төяк бүләкләр салынган тармадан да шәп бүләк юктыр ул!

Акча

Әйе, күп кеше акча бүләк итәргә яратмый. Әмма артык ашыгыч вакытта ул да шәп бүләк. Күп кешенең күңеленә  чүп-чар урынына акча күбрәк хуш килер.

Сертификат

Ул косметика кибетенә дә, спа-салонга да, фотосесиягә дә булырга мөмкин! Өстәвенә аны интернет аша да алып була.

Тәмлүшкәләр

Вакыт чаба да чаба. Нәрсә бирергә, дип һаман уйлап утырасыңмы? Тәмле әйберләр бүләк ит! Алардан беркем дә баш тартмас. Хәтта диетадагы дусларың да. Яңа Елда күпләр ул тыелган ризыклар исемлеге турында онытып тора бит.

Тәмле әйберләрнең кибеттән әзерен сатып алырга да була яки үзеңә тутырырга да мөмкин.

Тагын да яхшысы – үз кулларың белән печенье яки торт пешерү.


Берәр җылы әйбер

Җылы оекбаш, шарф, шапка, свитер... Кышкы салкын көннәрдә берсе дә артык булмас. Әле матур итеп төреп, тасмалар белән да урасаң!...

Косметика

Дустыңның берәр кайчан “миңа шул-шул кирәк әле” дип әйткәне бардыр. Исеңә төшер дә, тизрәк барып ал. Әгәр ул косметика кулланмаса, кул кремы бүләк ит. Кышын куллар кибә, ярыла. Шуңа күрә ул бөтен кешегә дә кирәк.

Блокнот

Матур блокнотка һәркем куана. Һәм алар беркайчан да артык булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев