Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ ТӨНЕН КҮҢЕЛЛЕ УЗДЫРУ ӨЧЕН 4 ШӘП ТӘКЪДИМ

Яңа ел – иң якты, кызыклы, көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Аны каршы алу, ничә яшьтә булуга карамастан, гел күңелле. Хәтта исемендә дә «яңа» сүзе булгач, бу төнне гел үзенчәлекле, онытылмаслык итеп үткәрәсе килә. Үзем өчен кызыклы идеяләр туплыйм дип башлаган идем, сезнең белән дә бүлешергә булдым. Төрле ил яшүсмерләреннән Яңа ел каршы алуның иң шәп идеяләрен сез дә кулланыгыз!

Яңа ел квесты

Бу төнне кешеләр ашап-эчеп утырырга ияләшкән. Тик безнең гаиләдә алай түгел! Ел саен гаиләбездәге бер кеше яңа ел квесты төзи. Без аны төнге 11 тирәсендә уйный башлыйбыз. Башваткычлар чишә-чишә берничә тапкыр яңа елны оныта язганыбыз да бар, шулкадәр күңелле!

Лоренсо, Турин – Италия

Табын – йокы бүлмәсендә

Гаиләбездә һәркайсыбызның иң яраткан шөгыле – йокы. Яңа елны ничек каршыласаң – шулай үтә, диләр бит. Шуңа күрә без ел саен яңа йокы киемнәре сатып алып, бу бәйрәмне караватта яткан килеш каршы алабыз, өстәлне дә йокы бүлмәсендә әзерлибез.

Мирослава, Прага – Чехия

Костюмлы яңа ел

Безнең өйдә яңа елга әзерлек ноябрьнең беренче атнасында ук башлана. Иң элек без булачак бәйрәмнең тематикасын сайлыйбыз, аннары декорация һәм костюмнарны хәстәрлибез. Ә Яңа ел төнендә без ел саен кәттә маскарад оештырабыз. Мультфильм яки кино персонажлары булып, төрле ил, замана стильләрен кулланып, киенәбез. Бу рәвешле каршы алынган һәр Яңа ел үзенчәлекле хатирә булып күңелдә кала!

Клэр, Ванкувер – Канада

Күршеләр белән бәйрәм

Гаиләбездә Яңа ел каршылауның иң шәп өлеше төнге 12 тулып киткәч башлана. Без ел саен жирәбә тартып, Кыш бабай белән Кар кызын билгелибез. Шул ике кеше өйдә булган әйберләрдән тиз генә үзенә образ хәстәрли. Аннары без алдан алып куелган күчтәнәчләрне алып, күршеләрне Яңа ел белән котларга китәбез. Һәр өйдә безне шаккатып каршы алалар, тик бик шатланып кертәләр. Бу – Яңа елны башлау өчен искиткеч ысул!

Гөлсара, Гуанчжоу - Кытай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев