Яңа ел – иң якты, көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Аны каршы алу, ничә яшьтә булуга карамастан, гел күңелле. Хәтта исемендә дә «яңа» сүзе булгач, бу төнне онытылмаслык итеп үткәрәсе килә. Үзем өчен кызыклы идеяләр туплыйм дип башлаган идем, сезнең белән дә бүлешергә булдым. Төрле ил яшүсмерләреннән Яңа ел каршы алуның иң шәп идеяләрен сез дә кулланыгыз!