Бу – тема!
ЯҢГЫР ЯВА СИБӘЛӘП...
Яңгыр коя да коя. Бераз гына туктап, "хәл" ала да, тагын да көчлерәк яварга тотына. Халык фаразларына ышансаң, әле тагын 3 атна шушы шартларда "җәйлисе" бар икән әле. Боегырга ашыкма - барсы да үз кулыбызда. Яңгырлы көнне ямьләндереп, шаярып алыйк әле.
Музыка! Кәефне дә күтәрә! Яңгыр тавышы көйне бозмасын дисәң - пакет.
Шашлык ашыйсың килү теләге бик көчле булса - яңгыр комачауламый!
Бүген шифаханәләрдән бахилларын салырга онытып чыгучылар өчен уңай көн!
Спорт яратучыларга яңгыр ни, кояш ни... Ә җиңәргә кирәк!
Конфедерацияләр Кубогы да бетте, ә яңгыр - бетми!
Гел өйдә утырып булмас - сөякләрне язып керик!
Ява торсын, ә эшне туктарыга ярамый!
Машина бар, "дождевик" бирәләр - ай буе яуса да сүз юк!
"Мин менә яңгыр яуганны бик яратам, әни генә никтер яратмый!"
Яңгыр креативлыкка этәрә...
Яңгыр мөһим чараларны бүлдеререргә сәбәп түгел!
Яңгыр-җилгә кулчатыр гына чыдамый.
Өмет өзелмәсен, коткаручылар юлда ди...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев