Логотип Идель
Бу – тема!

«VK МУЗЫКА»дан 5 ПСИХОЛОГИК ПОДКАСТ

Вконтакте социаль челтәрендә утырасыңмы әле? Җырлар булса да тыңлаштырасыңдыр инде. Менә сиңа бездән 5 психологик подкаст! Кем әйтмешли, файдалы һәм рәхәт әйберне берләштереп кара!

1. «СПРАВИТЬСЯ ПРОЩЕ»
Миңа калса иң мөһим һәм кирәкле подкастларның берсе. Проект – менталь сәламәтлек турында. Төрле психик тайпылышларга багышланган подкастлар тыңларга мөмкин. Һәр чыгарылышта бер психик тайпылышны тикшерәләр. Кунаклар үзләренең мондый диагноз белән ничек яшәвен сөйли, ә экспертлар, ягъни табиблар һәм клиник психологлар аны ничек дәваларга икәнен җентекләп аңлата.

2. «ПСИХОЛОГИЯ С АЛЕКСАНДРОЙ ЯКОВЛЕВОЙ»
Беренче чиратта, бу подкастны мәгариф проекты дип кабул итәргә кирәк.  Монда килгән кунаклар һәркемгә файдалы була алырлык белемнәре белән бүлешә. Подкаст авторы һәм алып баручысы, психолог, журналист Александра Яковлева бирегә абруйлы психологларны һәм педагогларны чакыра, алар белән стресстан һәм бәйлелекләрдән алып гаилә конфликтлары сәбәпләрен эзләүгә кадәр төрле мөһим темаларга сөйләшә.

3. «ТЫ – ЭТО ВАЖНО »
Әлеге подкаст сиңа эчедәге иң мөһим хисләрне уятып җибәрергә булышыр. Әйтик, син үзеңне яратырга, тормышта сәламәт җаваплылык хисе тоярга һәм башкаларга сакчыл караш тәрбияләргә өйрәнерсең.

4. «НАЧНЕМ С ПОНЕДЕЛЬНИКА»
Оһ, кызлар һәм егетләр! Сез дә барлык эшне дүшәмбегә калдырасызмы ул? Менә шул яңа тормышны дүшәмбе башларга яратучылар җыелган инде бу подкастка! Алар үз тәҗрибәләре һәм нәтиҗәләре белән ачыктан-ачык уртаклаша.

5. «RE-FEEL PODCAST»
Хәзер подкастның өченче сезоны. Ул хәзерге дөньяда бәхеткә юлны табарга өйрәнүгә багышланган. Сезон реалити форматта төзелгән, шуңа андагы героиня үз бәхет төшенчәсен өйрәнә.

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев